Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 октябрь 2012 яңалыклары

    • 31 октябрь 2012 - 11:06
      Ир - егетләр бәйгедә сынала
      Автотранспортчылар көне "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы коллективы өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне биредә һөнәри осталык бәйгесе дә үтте. Әүвәл берничә көн элегрәк булган вакыйгаларга кайтып килик. Җитәкчелек һөнәри осталыкка бәйге оештыру турында карар кабул итүгә, аның таләпләре, русчалатып әйтсәк, положениесе эшләнде. Шунда ук максатлар да билгеләнде: бәйге машина...
      229
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 11:05
      Бер сүздән аңлашабыз
      Безнең эштә җитезлек, тынгысызлык кына җитми, иң мөһиме - игътибарлы булу кирәк. Цемент измәсе үзенчәлекле әйбер, аның белән вакытында һәм сак эш итмәсәң, бөтен тырышлыгыңның мизгелләр эчендә юкка чыгуы бар. Менә шуңа күрә дә бергә эшләү дәверендә без бер-беребезне, кем әйтмешли, ярты сүздән аңларга өйрәнеп беттек. Буровойда колоннаны измә белән...
      183
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 10:42
      Яңарышлар юлында
      Безнең "Таттрансконтур" ҖЧҖнең Азнакай шәһәрендәге 1нче автоколоннасы әлегә яшь, аякка басып кына килүче предприятиеләрдән санала. Шушы тугыз ел эчендә без инде шактый нәтиҗәләр яуларга, оешмабызның тотрыклы һәм перспективалы булуын күркәм эшләребез белән расларга өлгердек. Руслан Хәлилов, "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы начальнигы 2003 - аңа нигез салынган елда нибары 5...
      177
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 06:21
      Корбан гаетенә олы бүләк
      25 октябрьдә республикабыз мөселманнары изге бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Азнакайлылыр өчен олы бүләк булып Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә ачылды.Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов Азнакайда мәдрәсә төзү инициативасы белән 2009 елда ук чыккан, ләкин хуплау тапмаган. Төзелеш быелның апрелендә башланды, аны «Чатыр Тау» кибетләр челтәре директоры Руслан Шакиров...
      180
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 06:19
      Корбан гаетенә олы бүләк
      25 октябрьдә республикабыз мөселманнары изге бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Азнакайлылыр өчен олы бүләк булып Зәңгәр мәчет каршында яңа мәдрәсә ачылды. Айгөл ШӘРИПОВА Иртәнге кояш офыктан аерылып, күккә күтәрелә. Мөселманнар Ак мәчеткә Гает намазына ашыга. Йөзләрендә - елмаю, барысы да бер-берсе белән исәнләшә, бәйрәм белән котлый. Зал тулы, аяк...
      174
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 06:04
      Яңа Юлның хәл итәсе мәсьәләләре
      26 октябрьдә 9 нчы мәктәптә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре катнашында Яңа Юл бистәсендә яшәүче гражданнарның җыены узды. Резеда Шәрипова Бистә шактый еллар элек төзелә башласа да, су һәм юл мәсьәләсе әлегә тулысынча хәл итеп бетерелмәгән. Очрашу барышында нигездә халык шушы сорауларны күтәрде. М.Шәйдуллин бистәдә...
      187
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 06:02
      Армиягә әзерләр генә барачак
      1 октябрьдә илебездә көзге чакырылыш башланды. Азнакайның 100 дән артык егете армиядә хезмәт итәргә әзерләнә. Узган атнада районыбызга башкаладан хәрби табиблар комиссиясе килеп, егетләрне өстәмә тикшерде. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законда шулай каралган. Егетләр Казанга барып йөрмәсен өчен, республика белгечләре районнарга үзләре килә. Зарланулар булмаса, хәрби хезмәткә...
      147
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 06:02
      Боларны белергә кирәк
      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә кешеләр күп була торган урыннарда елга ике тапкыр эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылырга тиеш. Аның төп максаты - чын янгын була калса, кешеләрне психологик яктан хәзерләү, тотрыклы күнекмәләр булдыру. Кеше күп була торган урыннарда чыккан янгыннар авыр нәтиҗәләргә китерәләр, чөнки паника куба. Ә зыянлы яну продуктлары, төтен...
      175
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 05:59
      Егет булса, шундый булсын!
      Казанда ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында ЭЭМ Кубогына картинг буенча республика ярышлары узды. Азнакай муниципаль районыннан анда Илшат Садретдинов катнашып, Татарстанның барлык районнарыннан чыгыш ясаучылар арасында кече группада бүләкле җиденче урынга лаек булды. Ул идарә начальнигы Рифкать Миңнеханов кулыннан Диплом һәм кыйммәтле бүләк алды. Афәрин, Илшат!
      213
      0
      0
    • 31 октябрь 2012 - 05:57
      Кыскача
      Узган атнада район эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимиров белән очрашты. Руслан Гомәр улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны бозмас өчен нинди кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Эшмәкәрләр районда тарифларның югары булуы, документация эшенең катлаулыгы һәм аның өчен әллә...
      136
      0
      0
    Реклама