8 май 2012 яңалыклары
-
Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, азнакайлылар! Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Инде менә 67 нче Җиңү язын каршы алсак та, ул дәһшәтле еллар онытылмый. Районыбыздан фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. Аларның күбесенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз Әкрәм Вәлиев, Петр Манаков,...
-
Фронтовик Ногмановның хәрби юлы
"Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы профкомы рәисе Илдар Шөгаепов Хуҗа ага Ногмановка Мактау грамотасы тапшырды Күптән түгел "Татбуртранс" ҖЧҖнең Азнакай филиалы (элекке СУМР) җитәкчесе Ривал Хисаметдинов, профком рәисе Илдар Шөгаепов Бөек Ватан сугышы ветераны Хуҗа ага Ногмановның өендә булдылар һәм аны 95 яше белән тәбрикләделәр, предприятиене оештыруга, үстерүгә керткән хезмәтләре өчен...
-
Бәйрәмгә көтәбез!
9 майда Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантана уза. 8 сәгать 45 минутта Балалар иҗаты үзәгеннән Җиңү мәйданына таба шәһәр оешма-предприятиеләре алдынгылары колонналары узачак. 9. 00 сәгатьтә Җиңү мәйданында театральләшкән пролог белән митинг башланачак. Бәйрәм парады, балалар сәнгать коллективлары чыгышы булачак. 8. 00 сәгатьтә «Кара лалә»...
-
Онытылмый ул яра
Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Зиннур ага Хәмидуллин сугыш чорларын ныклап хәтерләми инде. Хәер, аның күкрәгендә балкыган «Почет билгесе» ордены, «Жуков», «Хезмәт ветераны» һәм башка медальләре дә аның нинди данлы юл узганы турында сөйли. Ә менә сугышта алган яралар беркайчан да онытылмый, киресенчә еллар узган саен тагын да катырак, әрнебрәк сызлыйлар...
-
Фронтларны урап кайткан сурәт
Әлеге фотосурәт 1944 елда Воронеж урманы янында төшерелгән. Яңа гына укып бетергән автоматчылар төркеме ут эченә китәргә җыена. Фотосурәттәге яшь егетләр йөзенә карыйсың да, сугышның рәхимсезлегеннән йөрәкләр чымырдап куя. Ә бит аларның күпмесе мәхәббәт назын, гаилә җылысын татырга да өлгермичә яуда башын мәңгелеккә салган... Араларында якташыбыз Салих Ханнанов та бар...
-
Чынга ашкан төш
Тату һәм бәхетле Наҗия ханым һәм Миргазиян ага Вәлиуллиннар гаиләсе турында Азнакайда белмәүчеләр сирәктер. 65 ел гомерләрен бергә үткәннәр алар. Бөек Ватан сугышы, ачлык-ялангачлык, сугыштан соңгы җимереклекләр - барысын да үз җилкәләрендә кичерергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миргазиян ага үз тарихы битләрен акрын гына актарып утыра....
-
Сугышчының туганнарын эзлибез
Сугыш нинди генә булмасын, кечеме, олымы, барыбер нәтиҗәләр ясауны сорый. Тарих өчен барысы да мөһим: сугыш барлыкка килүнең тарихи җирлеге, сәбәпләре һәм гаеплеләр, матди югалтулар, һәлак булган кешеләр. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң боларның барысы да исәпләнгән кебек, югыйсә. Илдә ничә шәһәр һәм авыл җимерелгән, колхоз һәм совхоз таланган, матди...
-
Сугыш елларында кешеләр игелекле иде...
1941 ел минем - ун яше дә тулмаган кыз бала хәтеренә, баш өстеннән гүләп очкан немец самолетлары, бомбалар шартлавыннан һәлак булучылар, тузан, сөрем, ачлык-ялангачлык белән кереп калды. Сугыш башлангандә гаиләбез белән Украинаның Новоград-Волынский шәһәрендә яши идек. Иртә белән шартлау тавышларыннан уянып киттек. Әниебез безне - балаларын кочаклап алды да, үлсәк...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Бу көннәрдә игенче табигатьнең уңай шартларыннан файдаланып калырга ашыга - район басуларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Соңгы мәгълүматларга караганда, 7 майга бөртеклеләр 25 122 гектарда (барлык мәйданның 79 проц.) чәчелгән. Шуның 9 900 гектары (65 проц.) - сабан бодае. Арпа, солы, борчак, орлыкка вика чәчү тәмамланды инде. Тулаем...