Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фронтларны урап кайткан сурәт

Әлеге фотосурәт 1944 елда Воронеж урманы янында төшерелгән. Яңа гына укып бетергән автоматчылар төркеме ут эченә китәргә җыена. Фотосурәттәге яшь егетләр йөзенә карыйсың да, сугышның рәхимсезлегеннән йөрәкләр чымырдап куя. Ә бит аларның күпмесе мәхәббәт назын, гаилә җылысын татырга да өлгермичә яуда башын мәңгелеккә салган... Араларында якташыбыз Салих Ханнанов та бар...

Әлеге фотосурәт 1944 елда Воронеж урманы янында төшерелгән. Яңа гына укып бетергән автоматчылар төркеме ут эченә китәргә җыена.

Фотосурәттәге яшь егетләр йөзенә карыйсың да, сугышның рәхимсезлегеннән йөрәкләр чымырдап куя. Ә бит аларның күпмесе мәхәббәт назын, гаилә җылысын татырга да өлгермичә яуда башын мәңгелеккә салган...

Араларында якташыбыз Салих Ханнанов та бар (фотосурәтне редакциягә аның улы Илдус китерде).

Салих ага Бөгелмә педучилищесын тәмамлап, 1927 елда Әлкәй мәктәбендә эшли башлый. Яу кырыннан аңа исән-имин кайтырга һәм 92 яшенә кадәр матур гомер кичерергә насыйп була. Сугыштан соң ул янә Әлкәй мәктәбендә, аннан Азнакайның 1 нче мәктәбендә директор була.

Тормыш иптәше, мөгаллимә Мөкатдисә апа белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев