20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда лицей укучылары һәм әтиләр арасында волейбол ярышлары узды
Азнакай мәктәпләрендә Әтиләр берлеге актив эшли. Балалар белән бергә үткәрелгән чаралар әтисез үсүче балаларда да ирләр ныклыгы һәм бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә. 4 нче лицейда 10 нчы сыйныф укучылары һәм әтиләр арасында узган волейбол ярышлары ике якта да бары якты тәэсирләр калдырды.
-
Азнакайда "Замана әнисе - 2017" бәйрәме узачак
24 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Азнакайның Яшьләр үзәгендә (Мәрҗәни урамы, 22) "Замана әнисе - 2017" чарасы узачак. Үзәк хезмәткәрләре азнакайлыларны чарада катнашырга һәм бу матур тамашаны карарга чакыра. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаячак. Белешмәләр өчен телефон - 7-22-73.
-
Азнакайда “Диабетсыз тормыш” акциясе узды
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Республикада шикәр чире белән көрәш айлыгы бара. Аны игълан итүнең максаты - бу авыру турында ныграк аңлату, булдырмый калу юлларын күрсәтү. ФОТОРЕПОРТАЖ Айлык кысаларында Азнакайда күп кенә чаралар оештырыла. Аларның берсе, аеруча мөһим һәм күләмлесе шәһәрнең беренче гомумбелем бирү мәктәбендә үтте. Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы санында...
-
"Маяк" газетасы Әниләр көне уңаеннан хикәяләр бәйгесе игълан итте
"Маяк" газетасы Әниләр көне уңаеннан безгә тормыш бүләк иткән, иң кадерле кешеләребезгә багышланган бәйге игълан итте. Ул өч номинациядә уза: "Алтын куллы әни" (аш-суга, кул эшләренә осталар), "Олы йөрәкле әни" (инвалид бала тәрбияләүчеләр, көчле рухлылар), "Без биш бала үстек әни белән..." (күп балалы әниләр). Әниләрегез турында язмаларыгызны фотосурәтләре белән редакциябезгә...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Азнакай халкын кабул итә
22 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92. Редакция фотосы
-
Эльвир Габдрахманов "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясенә кушылды
«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең "Язылу бүләк ит!" акциясен Азнакай халкы да хуплады. Чираттагы күңелле хәбәрне Мәсгут авыл биләмәсе башлыгы Эльвир Габдрахмановтан алдык. Ул Мәсгуттә яшәүче Лилия Агакишиеваны "Маяк" газетасын бүләк итеп яздырган. Әйтергә кирәк, Эльвир Габдрахманов хәйрия акциясеннән беркайчан да читтә калганы юк, һәрчак шулай авылдашларына әбүнә ясап, аларны шатландыручы җитәкчеләребезнең берсе...