19 март 2013 яңалыклары
-
Яз кыш белән якалаша, саграк бул!
Барыбер яз дигәнең үзенекен итәргә тырышса да, кыш та хакимлеген бирергә уйламый бит әле, җәмәгать. Аяк астын бер җепшекләп, бер катырып, түбәләрдән сөнгеләрен сузып кешеләргә куркыныч тудырса да, яз тулы көчен әле март беткәнче күрсәтә алмас төсле. Иртәгә, чәршәмбе көнне, һава температурасы -4, -6 га төшсә, җомгада ул гомумән, көндез...
-
Җәмәгать оешмалары эшен яңарту кирәк
Карамалы. Һәр авылның матур традицияләре бар. Карамалы авыл халкы нинди генә бәйрәм, чара булмасын, үз җирлегендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, кышын - камыр ризыклары, сөт, катык, каймактан кече генә ярминкә оештыра. Карамалы җирлегендә кул эшләре осталары да күп. Әнә, Венера Асманова сәйлән, макарон, пластик шешәләрдән гаҗәеп әйберләр ясап куйган. Мансур Шәвәлиевнең...
-
Кыскача
Ак буранлы кыш белән саубуллашыр чак та җитте. Яз тулы көченә кереп, кар юрганны эретә, урамда гөрләвекләр ага, күңелдә дә язгы хисләр ташкыны! Хөрмәтле райондашлар! 23 мартта Мәдәният йорты каршындагы мәйданда кышны озату - Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Сезне карга боткасы, майлы коймак, кайнар чәй, театраль тамаша, җыр-бию, кызыклы уеннар, ярминкә...
-
Белдерү
23 март, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк.
-
Абсолют чемпион - Азнакайдан!
Мәннәф Хөҗҗәтовның яше барган саен уңышлары сокландыра. Әле күптән түгел Санкт-Петербурга узган кышкы биатлон буенча Росия беренчелегендә ул абсолют чемпион булды. -Татарстаннан бу ярышларда Яр Чаллыдан 52 яшьлек Ильяс Ихсанов белән икәү генә катнаштык һәм команда зачетында да (ә анда 3 кеше булырга тиеш) 3 нче урынны яуладык, - ди...
-
Чаңгы сезоны тәмам
Узган шимбәдә шәһәребезнең чаңгы базасында кышкы сезон ябылуга багышланган ярышлар узды. Анда предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән - 20, мәктәпләрдән 22 команда катнашты. Беренчелекне ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында "Азнакайнефть" идарәсе яулады. Ирләр командасында икенче урында - "Перекрыватель" ҖЧҖ, өченче урында - бораулау эшләре предприятиесе. Хатын-кызлар арасында икенче урынга "Бурение" ҖЧҖ, өченче...