19 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Хезмәттәшебез ТР Прокуроры Рәхмәт хатына лаек булды
“Маяк” газетасының баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтибе Тансылу Саниева Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Азнакай шәһәренең Яңа Юл микрорайонында йорт янган
Кичә 16.25 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү частена Яңа Юл бистәсендә шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
-
Азнакай йортларына авария нәтиҗәсендә сүндерелгән җылылык бирелде
Кичә кич Азнакайда үзәк котельнаяда (пар казаннары бинасы) җылылык белән тәэмин итү системасының магистраль челтәрләрендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле, шәһәрдә 186 күпфатирлы торак йорт, шулай ук 8 мәктәп, 16 балалар бакчасы, үзәк сырхауханә җылылыксыз калды.
-
Бүген Азнакайның сигез мәктәбе дистанцион укыта
Азнакай җылылык челтәрендә авария нәтиҗәсендә бүген шәһәрдә 1 һәм 9 нчы мәктәпләрдән кала башкалары дистанцион укыта.