18 август 2015 яңалыклары
-
Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
-
Азнакайның яңа музей комплексы төзелеп бетеп килә
Азнакай шәһәре үзәгендә яңа музей комплексы төзелеп бетеп килә. Тиздән ул халыкка үз ишекләрен ачачак. Фондны тагын да тулыландыру, экспозицияләрне яңартуга һәр азнакайлы үз өлешен кертә ала. Туган төбәкне өйрәнү музее халыктан районыбыз һәм аның тарихына кагылышлы истәлекле әйберләр кабул итә.
-
Актүбәдә актив халык яши
Бу көннәрдә барлык оешмаларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Актүбәдә аны яратучы, үсеше өчен җан атучы актив халык яши. Бу җирле властька халыкның мөрәҗәгатьләреннән дә күренә. Мәсәлән, агымдагы елның алты аенда гына да бистә башлыгына 53 - телдән, 71 язма мөрәҗәгать кергән....
-
Бүген Азнакайда ремонттан соң балалар сырхауханәсе ачыла
Азнакайның балалар сырхауханәсе быел зур үзгәрешләр кичерде: реконструкция үткәргәннән һәм капиталь ремонттан соң ул шактый яңарды, төзекләнде, көязләнде. 18 август көнне поликлиника һәм сырхауханә пациентларга янә ишекләрен ачачак. Бу юлы инде яңа ишекләрен. Әлеге куанычлы вакыйгага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның да килүе көтелә.