17 март 2014 яңалыклары
-
Азнакай җиңел атлетлары призлы урыннар яулады
Түбән Камада Идел буе шәһәрләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Анда шәһәребезнең "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Диана Кашапова (тренеры Илһам Сәлифов), Раушан Вахитов (Рөстәм Гыйльфанов) төрле призлы урыннар яуладылар.
-
Татарстан Президенты азнакайлыларны Кырым халкына ярдәм итәргә чакырды
Республика предприятиеләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты. Мисал өчен, «Татнефть» ААҖ Россиянең Кара диңгез флоты хәрби госпиталенә булыша, аны дарулар белән тәэмин итә һәм эшләү өчен шартлар тудыра. Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппарат хезмәткәрләре дә Кырым халкына ярдәм күрсәтү һәм аларга...
-
Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
21 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Аның кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә (Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) халыкны бушлай кабул итү оештырыла. 9.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариуслары; 12.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе әгъзалары; 14.00-16.00 сәгатьләрдә прокуратура...
-
Азнакай умартачылык буенча Татарстанда өченче урында тора
Яз яз инде ул. Бар тереклек уяна. Кыш көне бераз хәл алган умартачыларның да мәшәкатьле көннәре башлана. Җәйгә керер алдыннан аларның җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. - Иң куанычлысы: быел умарталар (районда барлыгы 14 мең корт гаиләсе бар) исән-сау гына кышлап чыкты, корт гаиләләренең күпләп үлүенә юл куелмады....
-
Азнакайда кышкы спорт сезонын яптылар
15 март көнне чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан чаңгы ярышлары узды. Мәктәпләр арасында гомумкоманда зачетында 4 нче лицей, Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе, гимназия укучылары җиңде. Оешма-предприятиеләр арасында "Азнакайнефть" идарәсе, "Азнакай УТТ", Азнакай бораулау эшләре предприятиесе спортчыларына тиңнәр булмады.
-
Азнакайның 9 нчы сыйныф укучылары дәүләт имтиханнары бирәчәк
Районда барлык 9 нчы сыйныф укучылары өчен 25 мартта - математика, 26 мартта рус теленнән сынау рәвешендә төп дәүләт имтиханнары узачак. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, ул укучыларны йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерләү максатларында үткәрелә.
-
Инвалид балалар Азнакайда юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен өйрәнде
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен өйрәнде. Занятие барышында белгечләр балаларны мөһим юл хәрәкәте билгеләре белән таныштырдылар, кагыйдәләрне бозганда нинди фаҗигаләр көтүен мисалларда аңлаттылар, соңыннан буклетлар тараттылар.