16 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай геройларын онытмый - МУЗЕЙ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда "Геройлар - безнең якташларыбыз" дигән кичә узды. Ул Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиев, Социалистик Хезмәт Геройлары Вагыйз Хаҗиәхмәтов, Алмас Булатов, Фәхразый Кәримов, Әфган сугышы каһарманы Альберт Шәйхетдиновка багышланды. Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре ӘЛЕГЕ ЧАРАДАН ФОТОРЕПОРТАЖ БЕЛӘН СЕЗ ИНДЕ ТАНЫШТЫР >>> aznakaevo-rt.ru
-
“Хәтирә” ансамбле җыр-моңга тартылучы азнакайлыларны үз сафларына чакыра - яшьләр
Азнакай шәһәре Мәдәният йортында өч дистә елдан артык "Хәтирә" ветераннар халык ансамбле эшләп килә. Аның составы һәрдаим яңарып тора. Җыр-биюгә сәләте булган пенсия яшендәге абый-апаларны "Хәтирә" үз сафларына чакыра. Шулай ук яңа хатын-кызлар вокаль ансамбле оештыру максатыннан җыр-моңга тартылучы яшьләрне дә көтеп калабыз. Белешмәләр буенча 8-917-232-18-32 номерына шалтырата аласыз. ФОТО...
-
Тынлы оркестр азнакайлылырны ИРТӘГӘ концертка чакыра
17 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Мәдәният йортында тынлы оркестр азнакайлыларны үзенең юбилей концертына чакыра. Кичәдә маршлар һәм вальслар, кинофильмнардан көйләр, сәнгать осталары башкаруында җырлар яңгыраячак.
-
Азнакай шәһәренең 3 нче иҗтимагый үзидарәсе инвалидлар айлыгы кысаларында үзенә кунаклар җыйды
Азнакай шәһәрендәге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең соңгы вакыттагы активлыгына беребез дә күз йома алмый. (Азнакай, aznakaevo-rt.ru, Лиза Нурлыева) Җәй буена ишегаллары бәйрәмнәре үткәрделәр, көзлектә очрашулар үзләре биләмәсендәге мәктәп залларына күчте. Инде менә Яңа ел чараларына әзерләнеп йөрүләре. Декабрь башыннан инвалидлар айлыгына актив кушылып киттеләр. 3 нче иҗтимагый үзидарә дә бу айлык...