15 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Депутат тарафыннан Азнакай халкын кабул итүгә алдан язылу бара
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр
Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә. Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур., 18...
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә социаль партнерлык кабинеты ачылды
14 ноябрьдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре профсоюз комитетлары вәкилләре өчен семинар-практикум узды. Анда профсоюз хәрәкәтен үстерүдә башлангыч профсоюз оешмалары һәм социаль партнерлыкның роле турында сүз барды. ФОТОРЕПОРТАЖны aznakaevo-rt.ru сылтамасына басып кара Семинар кысаларында мәктәптә социаль партнерлык кабинеты да ачылды.