14 май 2015 яңалыклары
-
"Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына яңа үзәкләрелендә язылып була
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнакайлыларны кабул итте
Бүген, 14 майда, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсендә азнакайлыларны кабул итте. Нигездә авыл җирлегендә юлларны яхшырту, фатир, балаларның дәрестән соң вакытын файдалы итеп оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
-
Югары Стәрле авыл җирлегендә праймериз үтте
Бүген Югары Стәрле авыл җирлеге сайлап алучылары "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашты. Яшерен тавыш бирү бюллетененә 11 кандидатның фамилиясе кертелгән иде. Башта кандидатлар авылны үстерү буенча үз программалары белән таныштырдылар. Аннан тавыш бирү үткәрелде һәм сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы...
-
Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк
3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга кадәр теркәлү...
-
Күпфатирлы йортларда советлар төзелә
Бүгенге көндә "ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле Региональ үзәге" коммерцияле булмаган оешма гражданнарны торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара. Гомуми һәм юридик темалар буенча кайнар линия, консультатив хезмәтләр төп юнәлешләр булып торалар. Татарстан Республикасында идарәчел компанияләр эшчәнлеге буенча халыкның күпсанлы сораулары уңаеннан күпкатлы йортларда советлар...
-
Балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы узачак
Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел нинди каникуллар көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте: -Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала җәйге...
-
Һәркем үз эше өчен җавап тотарга тиеш
Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, һава торышы бераз көйсезләнүгә карамастан, җирлегебездә ул зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен...
-
Бөек Җиңү хөрмәтенә – Җиңү!
"Татнефть" ААҖ спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть" профкомы призына бильярд буенча ветераннар арасында турнир узды. Ярышлар өч категориядә: 70, 80 һәм аннан югары яшьтә булган бильярд уйнаучы ветераннар арасында үтте. Турнирда 25 командадан 80ләп спортчы катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе данын Рафиль Бахтиозин, Виталий Мәҗитов һәм Рәфкать Сәлимгәрәев, Әнәс...