13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда балаларны китапка тарталар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
«Китап уку - гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр" - дип язган бөек рус педагогы В.А.Сухомлинский. Әйе, бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Бу матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган. Якыннарын ул: "Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә....
-
Котлыйбыз Гарифуллин Рәис Мияссәр улын!
Кәкре Елга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Гарифуллин Рәис Мияссәр улына 14 сентябрь көнне 70 яшь тула. Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, тормышның ямен тоеп, әни белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Без бәхетле, әти, син булганга, Балам, диеп өзелеп...
-
15 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев халыкны кабул итә.
15 сентябрьдә (җомга) 09.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Мәдәни үзәктә ачык ишекләр көне күңелле узды
Мәдәни үзәк мөмкинлеге чикле кешеләр өчен ачык ишекләр көне уздырды. "Ихлас" фольклор ансамбленең, үзәк солистларының концерт номерлары кунакларның кәефен күтәрде. Алар артистлар белән бергә җырладылар, биеделәр, мастер-классларда катнаштылар.
-
Иртәгә Азнакайда Халыклар дуслыгы йорты да ачылачак
14 сентябрьдә Азнакайда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан халыклар Ассамблеясы Советының күчмә утырышы узачак. Бу көнне Мәдәни үзәктә Халыклар дуслыгы йорты да ачылачак.