12 декабрь 2017 яңалыклары
-
"КВАРТЕТ" төркеме Азнакай районы авылларында Яңа ел концертлары бирәчәк
"КВАРТЕТ" төркеме Азнакай районы авылларында Яңа ел концертлары белән чыгыш ясаячак! 3 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Сарлы авылында 4 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Мәлбәгыш авылында 5 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Уразай авылында 6 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Үчәлле авылында 7 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Тымытык авылында Кайтыгыз, онытмагыз!
-
Тынлы оркестр азнакайлылырны концертка чакыра
17 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Мәдәният йортында тынлы оркестр азнакайлыларны үзенең юбилей концертына чакыра. Кичәдә маршлар һәм вальслар, кинофильмнардан көйләр, сәнгать осталары башкаруында җырлар яңгыраячак.
-
Азнакай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлешкә багышланган чара узды
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һөнәри юнәлешкә багышланган чара уздырды. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре балаларны һөнәр дөньясы белән таныштырды һәм шул темага багышланган мультфильм курсәттеләр. Теләге булганнар һөнәри мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан тест үттеләр. Чыганагы: aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакай гимназиясендә “Һәр җирдә батырлыкка урын бар” исемле кичә узды
Азнакай гимназиясендә Ватан Геройлары көне уңаеннан "Һәр җирдә батырлыкка урын бар" исемле кичә узды. Сыйныф сәгатендә укучылар Мотросов, Космодемьянская кебек сугыш каһарманнары кылган батырлыклар турында хәтер яңарттылар, нәрсә ул батырлык дигән төшенчә турында фикер йөрттеләр. Кичәдә көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес - Фәрит Корбановны та искә алынды. Чарада аның гаиләсе,...
-
Роза Галиева “Бердәм Россия”нең Мәскәүдә узачак Съездына делегат итеп сайланды
Азнакай районының Актүбә бистәсе "Тургай" башлангыч оешмасы эшчәнлегенә "Бердәм Россия" партиясе югары бәя бирде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан үткәрелгән иң яхшы башлангыч бүлекчә бәйгесендә Актүбә бистәсенең "Тургай" башлангыч оешмасы беренче урынны яулады. Бистә башлыгы, партиянең башлангыч бүлекчәсе секретаре Роза Галиева "Бердәм Россия"нең 22-23 декабрьдә Мәскәүдә узачак XVII...
-
СИН ДӘ КИЛ - Азнакайда хоккей ярышлары үтә
13 декабрь көнне Азнакай Боз сараенда хоккей буенча ТР Беренчелегенең чираттагы матчы уздырыла. 16.00 сәгатьтә бозда "Соколы Азнакаево" командасы белән Җәлилнең "Ирбис" командасы кызлары очраша. Үзебезнең спортчыларыбыз өчен бергәләп җан атыйк!
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
Бу көн күпмилләтле Россия халкының Ватаныбызны саклап калуга һәм аның тарихи абруен арттыруга ихлас омтылышларын берләштерә, диелә котлауда. (Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. "Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 1993 елның...