12 апрель 2013 яңалыклары
-
Язгы чакырылыш-2013
Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 1 апрельдән егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак солдатлар медицина комиссиясе узалар, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә чакыру комиссиясе эшли. Язгы чакырылыш турында тулырак мәгълүмат алу максатында без Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге...
-
Никах гаризасын – портал аша
ЗАГС бүлеге дигәч тә, беренче чиратта мәхәббәтләре ташып торган кәләш белән кияү, аларның бәхетле әти-әниләре, туганнары, дуслары, дәртле дә, шул ук вакытта моңлы да Мендельсон маршы, шампан шәрабле бәллүр бокаллар зыңлавы күз алдына килә. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чөнки гражданлык халәтен теркәү бүлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге моның белән генә...
-
«Маяк»ка язылу бара
Инде хәбәр итүебезчә, "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу башланды. Сез яхшы беләсез, "Маяк" алдырган кеше һәрчак отышта. Безнең газетада сәясәт тә, икътисад та, сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да, сәламәтлек, мәдәният һәм спорт та - һәрбер өлкәгә кагылышлы язмалар бар. Газета укучы район тормышыннан гына түгел, "Татмедиа" ААҖнең махсус кушымтасында республика...
-
Кәкре-Елга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә
Нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән хоккей кортында тренер Насих Сабиров җитәкчелегендәге "Куәтле" командасы актив шөгыльләнә, райондагы барлык турнирларда да катнашып, лаеклы урыннар билиләр. Урта мәктәп базасындагы спортзалда физкультура укытучысы Ренат Сафин төрле спорт секцияләрен (волейбол, теннис,чаңгы) даими алып бара, шуның нәтиҗәсендә мәктәп командалары районда һәрвакыт алдынгы урыннарны яулый. Республика ярышларына да...
-
Бүген Космонавтика көне
Бүген Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына Юрий Гагарин утырган «Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды.
-
Кыскача
13 апрель, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк. *** Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше...