11 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның Татарстан мәйданында юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үтәчәк
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясенә ярашлы, ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнар искә алына. Бу көн районда да игътибардан читтә калмый, истәлекле датага багышлап төрле чаралар уздырыла. Татарстан мәйданында 12 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үткәрелә.
-
Азнакайның “Фантазия” вокаль ансамбле Гран-при яулады
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иҗат уңышлары белән гел куандырып торалар. Әле күптән түгел "Җиңү яры" икенче халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсыннан да Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге "Фантазия" вокаль ансамбле үз номинацияләрендә Гран-при яулап кайтты. Ансамбль вокалисткасы Элиза Гарипова икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Азнакайда ярминкәләр дәвам итә
Җирле җитештерүчеләребезнең атна саен уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы шимбә - 14 ноябрь көнне 8.00 - 14.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең үзәк базары территориясендә узачак.
-
Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Тирән белемле, ярдәмчел, ата-аналар, укучылар тарафыннан хөрмәтле Азнакай 7 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Гөлфинә Нәшәт кызының шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилее. Әлеге язма аша аңа изге теләкләребезне юллыйсы, исәнлек-саулык телисе килә. Укытучыларны икенче әниләр дип бик еш әйтәләр. Бу исә нәкъ Гөлфинә Нәшәтовна хакында...
-
"Маякка" кайда арзан бәядән язылырга була
Альтернатив язылу үзәкләре (570 )360 сум "Фәйрүзә" (Мәнәвез авылы), "Камилла" (Мәнәвез бистәсенең яңа өлеше), "Бабай" (иске Азнакай), "Хәят" (күпләп сату базасы), "Хлеб-икмәк" (үзәк базар каршы) кибетләрендә, кече базарда ("Ибраһимов" базары), үзәк район китапханәсе һәм балалар китапханәсендә урнашкан.