11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...
-
Халыкара грамоталылык көне уңаеннан яшьләр идарәсе азнакайлылар арасында сораштыру уздырды
Без үз сөйләмебезгә игътибарлымы? Дөрес итеп сөйләшәбезме? Халыкара грамоталылык көне уңаеннан яшьләр идарәсе азнакайлылар арасында шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан сораштыру уздырды. Һәм алар телебезне кирәксез сүзләрдән шактый чистартырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
-
Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улына 11 сентябрьдә 75 яшь тула
Ямьле Ык буендагы Тымытык авылында туып үскән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче, кадерлеләрдән дә кадерле, сөекле, яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улының зур юбилее, аңа 11 сентябрьдә 75 яшь тула. Сине шушы зур юбилеең белән ихластан котлыйбыз, синең булганыңа сөенеп, зур сәламәтлек, җан тынычлыгы, туар таңнарыңның якты,...
-
Бергәләп җиңү яулыйк!
Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле газета укучыларыбыз! Билгеле булганча, "Маяк" газетасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Легендар брендлар" республика бәйгесендә катнаша. Хәбәр иткәнебезчә, тавыш бирү бушлай. Газетаның җиңүе - Азнакай җиңүе, калабыз, районыбыз халкының активлык дәрәҗәсе күрсәткече дә. Бер компьютердан бары бер тавыш биреп була. Димәк бер кеше өй компьютеры, эш компьютеры,...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты азнакайлылар белән очрашачак
Сентябрь аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкы белән очрашачак. 7-01-92 телефоны буенча депутат кабул итүенә алдан язылырга мөмкин.
-
Азнакай районының өч авыл җирлекләренә “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды
Татарстан көне уңаеннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылучы республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. Республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган 93 җиңүчегә "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булучылар арасында Азнакай муниципаль районының Туйкә, Балтач, Уразай авыл җирлекләре дә бар.