11 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда Милли кухня һәм Гаилә бәйрәме уза
Гөл-чәчәкле матур җәйге кичләрдә тыныч кына өйдә утырасы да килми. Җомга көнне кич белән (башлана 17.00 сәгатьтә) шәһәребезнең яңа Мәдәният үзәгендә азнакайлылар һәм килгән кунаклар өчен Милли кухня һәм Гаилә бәйрәме уздырыла. Районыбызның үзешчән сәнгать, Азнакай сәнгать мәктәбе коллективлары концерты; күп милләтле халкыбызның милли кухнясыннан күргәзмәләр - бар да сезнең...
-
Азнакайда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Әле берничә көн элек кенә Җиңү парадында ак чәчле ветераннарның күкрәкләрендә балкыган орден-медальләрен күреп, тәгаен дә кызыгып та, сокланып та куйгандыр әле алар. Инде менә үзләренә дә ил тынычлыгын сакларга китәр чак җитте. Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр, әлбәттә....
-
Укучының мәдәни көндәлеге
Бу уку елында Татарстан Республикасында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-агарту проекты гамәлдә булды. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып бардылар. Укучылар көндәлекләрен матур итеп бизәделәр, музей, театр, китапханәләргә йөрүләре, укылган китаплары турында кичерешләрен язып бардылар, фотосурәтләр урнаштырдылар. Проектларның үтәлешендә мәдәният...
-
Редакциягә килгән хат. Безнең җитәкчебез – “Менә дигән!”
Азнакаебыз күзгә күренеп үсә, яңара, төзекләнә. Барысы да күз алдында: Җиңү паркы, фонтан, спорт комплекслары, музей, мәчет, чиркәүләр, сәнгать, сәүдә үзәкләре, йортлар... Хәтта санап та бетеререлек түгел. Ишек аллары, юллар төзекләнде, Кара Елга күзгә күренеп матурлана бара. Монда районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллинның зур өлеше бар. Менә җитәкче дисәң дә, җитәкче!...
-
Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары Президент белән очрашуга барды
7 нче урта мәктәпнең туган якны өйрәнү музее Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап уздырылган "Җиңүнең таныш йөзе" республика тарихи-патриотик акциясенең район турында беренче урынны алды. Шул уңайдан Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга, бәйрәмгә чакыру алдык. Мәркәзебездәге очрашу күңелле вакыйгалар, тәэсирләргә бик бай булды....
-
Азнакай районы “Стәрле” хуҗалыгы игенчеләре чәчүне төгәлләделәр
Кичә "Стәрле" ҖЧҖ игенчеләре районда иң беренчеләрдән булып язгы чәчү компаниясен төгәлләделәр. Язгы бодай (200 га); арпа (340 га); борчак (40 га); кукуруз (300 га), терлек азыгы культуралары (735 га); берьеллыклар (530 га) көнбагыш (100 га) чәчелде. Барлыгы 2245 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Котлыйбыз!
-
Йөрәк ярасы (шигырь)
Үсмерлектән кайчан гына чыккан, Хәзер үзе бала анасы/ Чигәсендә ак чәчләре аның, Тирән аның йөрәк ярасы. Көннәр саный, айлар саный - Тынгы тапмый газиз җанына. Көн дә утырып хатын яза/ Яуга киткән сөйгән ярына. Авырлыклар гүя онытылган, Барлык уе аның хакында, Бер сорауга җавап эзли сыман Көн дә язган шушы...
-
Актүбәдә яшәүче ветераннарыбыз – Владимир Таймасов Җиңүнең 71 еллыгына атап үзе яшәгән йорт каршысына агачлар утырткан
Илгә Җиңү яулаган, фидакарь хезмәтләре белән илне торгызган ветераннарыбызның күңелләре һәрчак игелек, изгелектә. Алар инде олыгаеп килә, әмма уртак йортыбыз - яшәгән җиребезне гөлбакча итүдән туктап торганнары юк. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Актүбәдә яшәүче ветераннарыбызның берсе - Владимир Таймасов та Җиңүнең 71 еллыгына атап үзе яшәгән йорт каршысына агачлар утырткан....
-
Закиева Расиля Миннехаер кызын 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез
Якын дустыбыз, балаларыбызның беренче укытучылары булган Закиева Расиля Миннехаер кызының тормыш баскычларының гомер сукмаклары- 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Сезнең йөрәкләрегездә 34 ел инде балаларга булган мәхәббәт кимеми. Дустыбыз, синең белән танышып татулашып йөрүебезгә дә 38 ел үткән инде. Безнең мөнәсәбәләр уртак шатлыклар, борчулар, маҗаралар, сәяхәтләр аша күптән дуслык...
-
13 майда шәһәребездә ползункилар бәйгесе үтәчәк
Сабый баланың әле генә тәпи атлап киткән мәле әти-әни, әби-бабасы, якыннарының хәтер сандыгында гомерлеккә сакланып кала. Нинди матур, садә мизгелләр бу! Аларның бу чагын тагын да истәлеклерәк итү максатында, яшьләр идарәсе Гаилә айлыгы барышында янә бер чара уйлап тапты: 13 майда шәһәребездә ползункилар бәйгесе үтәчәк. "Ползунки", Беренче адымнар", "Бегунки" бәйгеләрендә...
-
Депутат кабул итә
Май аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкы белән очрашачак. 7-01-92 телефоны буенча депутат кабул итүенә алдан язылырга мөмкин.