11 февраль 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында...
-
Бүген Фердинанд Садриев 50 яшьлек юбилеен каршылый
Куәтле Елга авылында туып, хәзерге көндә Кәкре Елга авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Садриев Фердинанд Ләбиб улының 11 февральдә 50 яшьлек юбилее. Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал....
-
Наил Низамовны тормыш иптәше Рузалия туган көне белән котлый
Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, бабабыз, киявебез, кодабыз Низамов Наил Гыйматулла улына 7 февральдә 60 яшь тулды. Кадерлебез, сине бу олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомереңдә син сикәлтәле юллар узып, күпне кичергән булсаң да картаймагансың,...