10 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Азнакай укучылары агачларны саклау ысулын өйрәнгәннәр
(Азнакай, 10 гыйнварь, aznakaevo-rt.ru, Эльвира Ибраһимова) Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары Лия Төхвәтуллина һәм Эльвина Шәйдуллина сыйныф белән берлектә "Агачларны саклыйк!" дигән проект-тикшерү эше башкардылар. Алар җәмәгатьчелекнең игътибарын көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә һәм табигый ресурсларга сакчыл карарга юнәлтергә ниятләделәр, дип хәбәр итә район газетасы. Лия һәм Эльвина...
-
АРТИСТЛАР ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫН НИЧЕК ҮТКӘРГӘН?
Яңа ел яллары, каникуллары күз ачып йомганчы узып та китте. Гадәттә, бу көннәрдә халык кунактан кунакка йөри, яисә өйдә ял итә, балаларын төрле күңел ачу чараларына алып бара. Ә татар эстрадасы артистлары Яңа ел бәйрәмнәрендә кайда һәм ничек ял иткән икән? Элвин Грей (Радик Юльякшин) Тайландның Паттайя шәһәрендә ял иткән....
-
Азнакайның Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортта халык актив
2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәгә караган Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортка җаваплы итеп Ринат Низамовны билгеләп куйганнан соң, мондагы тормыш җанланып китте. Ул Рәшидә Мөхәммәтшина, Мөнирә Хәкимова белән берлектә бөтен бәйрәмнәрне күңелле итеп оештыра. Яңа ел кичәсенең дә бар шарты җиренә җиткерелде. Бу хакта тулырак газетабыздан укып таныша аласыз.
-
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алачаклар
19 нчы гасыр уртасынды яшәгән галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗининең тууына 200 ел тула. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Татарстан халыкларының милли традицияләре» дигән чара узачак. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша ала.