9 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай депутатлары киләсе ел бюджетын тикшерделәр
(Азнакай, 9 ноябрь, "Маяк", Резеда Шәрипова) Бүген Азнакай районы һәм шәһәре Советларының чираттагы утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов 2018 елга һәм 2019-2020 еллардагы планлы чорга районның социаль-иктисади үсеше буенча фаразланган төп күрсәткечләр белән таныштырды....
-
Азнакайның “Замандаш”лары заманнан артта калмыйлар
Азнакай "Өмет" үзәгенең "Замандаш" клубында хокук сәгате узды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Шәйхетдинова өлкәннәрне пенсия өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
-
Иртәгә салым инспекциясендә Азнакай халкы өчен ачык ишекләр көне үтә
(Азнакай, "Маяк") Татарстан Республикасы буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә, 10 һәм 11 ноябрьдә Бөтенроссия ачык ишекләр көне узачак. Бу көннәрдә җир, милек, торак салымнары ничек исәпләнә, аларны кайда, ничек түләп була, кемнәргә нинди ташламалар каралган һәм салымнарга кагылышлы башка күп сорауларга белгечләрдән тулы җавап алырга мөмкин булачак....
-
Азнакай кызы Камилә Гыйлаева Артектан кайтты
(Азнакай, "Маяк") Бөтенроссия ГТО җәйге фестивалендә катнашучы Татарстан командасы Артектан кайтты. Алар арасында Азнакай гимназиясе укучысы Камилә Гыйлаева да бар. Ул фестиваль кысаларында узган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашкан.
-
Азнакай кызы Ульяна Антипова Мәскәүдә гимнастика буенча җиңү яулады
Мәскәүдә спорт гимнастикасы буенче узган турнирда Азнакай кызы Ульяна Антиповага тиңнәр булмады. Ул "Тренер өмете" номинациясендә иң яхшы чыгыш ясаучы дип табылды. Бу хакта Азнакай районы башкарма комитетының спорт һәм туризм буенча идарәсе хәбәр итә.
-
Азнакай лицеенда "Севастополь өчен көрәш" узды
Азнакай шәһәренең 4 нче лицей базасында "Севастополь өчен көрәш" дигән квест үтте. Анда "Сәләт" клубы һәм мәктәп думасы активистлары катнашты. Алсу Зарипова, Азалия Садриева, Исламия Мостафина, Динар Гариповтан торган команда беренчелекне яулады.
-
Азнакайда IQuiz интеллектуаль уены узды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай Яшьләр үзәгендә IQuiz (Айквиз) интеллектуаль уены узды. Беренче карашка биремнәр гадәти тоелса да, анда катнашучылар логик фикерләү сәләтләрен эшкә җигеп, яңа ачышлар дөньясына чумдылар. Моннан тыш командалар көйләр һәм кинофильмнар өлкәсендә дә белемнәрен күрсәттеләр. Ярыш 10 ар сорауны эченә алган 6 раундтан торды.