9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әни кочагында йокылар да татлы
Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. Кемгә ничектер, шәхсән минем үземә авылга кайту олы бер бәйрәм кебек тоела. Мунчаларын ягып, тәмле ризыкларын пешереп, кесә телефонына әллә ничә кат шалтыратып, зарыгып көтә ич ул безне әнкәй. Менә бу кайтуда да әнием белән рәхәтләнеп, озак итеп...
-
Азнакайның яңа яр буеында татар рок-башкаручылар концертлары узачак
Татарстанда Су саклагычлар зонасы елы дәвам итә һәм бөтен республика буенча халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен яңа җәмәгатьчелек мәйданчыклары ачыла. Ачык һавада урнашкан яңа сәхнәләрдә туган телебезгә, традицияләребезгә мәхәббәт белән сугарылган татар көйләре яңгыраячак. Бу Татарстан буенча татар альтернатив музыкасының шундый масштаблы беренче гастрольләре. СӘЯХӘТ-ДРАЙВ дигән концерт туры республиканың...
-
Кризиска карамый, Азнакай алга атлый
Дөньялар никадәр катлаулы булмасын, тормышларыбыз һич тә зарланырлык түгел. Көннәребезнең иминлегенә, табыннарыбызның муллыгына, өсләребезнең бөтенлегенә сөенеп туймаслык. Илдәге икътисади кризиска карамастан, республикабыз, шул исәптән районыбыз да алга куйган максатларына кыю атлый. Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлар сафында барса, районыбыз да күп кенә юнәлешләрдә республикада өлге булып...
-
Азнакайда көзге ярминкәләр башлана
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Көзге ярминкәнең беренчесе 10 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында һәм район-шәһәр Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәснең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм...
-
Себер галимнәре яман шешне дәвалау өчен яңа препарат эшләп чыгарырга ниятли
Яңа препарат диагноз куярга булышачак һәм шул ук вакытта рак күзәнәкләрен үтерәчәк (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Томск галимнәре 2020 елга онкология өчен радиофармпрепарат эшләргә планлаштыра, ул табибларга диагноз куярга һәм шул ук вакытта яман шеш күзәнәкләрен үтерү мөмкинлеге бирәчәк, әлегә дөньяда андый препарат юк, дип белдерде журналистларга Томск политехника университетының...