9 февраль 2019 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда ”Татарстан чаңгысы-2019” республика массакүләм ярышлары узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бәйге чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әйләнде!
-
Гашыйклар көне турында азнакайлылар нинди фикердә?
Әйе, бөек Такташыбыз белән килешми һич мөмкин түгел: һәрбер йөрәк аны яңарта. Мәхәббәтсез яшәп булмый дөньяда, ул – җаннарны берләштереп, гаиләләргә нигез салган, аһәңне сабыйлар авазына күмдергән иң изге хис-тойгы да бит. Кем генә аның утында янмаган да, яратуын белдермәгән? Әллә бар микән андыйлар? Бүген без бу сорауны урамда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чабышкан шәһәрдәшләребезгә биреп карадык.
-
ВИДЕО: «Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин
Әлеге видеоязмада район башлыгы тарихи китапларны ничек туплаулары, ни өчен бу эшкә алынулары һәм югалган авылларны барлау эше хакында сөйли. Алар хәзерге вакытта 30га якын китап бастырып чыгарган. Ә алга таба планнары нинди? Видеоязманы карарга тәкьдим итәбез.
-
Бүген Азнакайда ”Татарстан чаңгысы-2019” республика массакүләм ярышлары уздырыла
“Россия чаңгысы” XXXVII Бөтенсоюз массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында оештырылган әлеге чарада районың сәнәгать предприятиеләре, оешма-учреждениеләре спортчылары ГТО нормаларын да тапшырачак.