8 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай укучылары Татарстан музейларына сәяхәт кылды
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең туган төбәкне өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче укучылар үзләренең җитәкчеләре белән берлектә "Татарстаның энҗе бөртекләре - 2017" акциясе кысаларында республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып кайттылар. Үзенчәлекле круиз кайчандыр Чистай шәһәреннән башланды. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләр өчен 1958 елда Нобель премиясенә лаек булган Борис Пастернак музеенда, "Өяз шәһәре музее" нда булдык....
-
Сарлыда әтиләр һәм малайлар волейбол уйнады
Азнакайда Әтиләр берлеге актив эшли. Сарлы мәктәбендә әтиләр һәм укучылар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
-
Азнакай пенсионерлары компьютер серләренә төшенә
Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбендә Пенсия фонды идарәсе белән берлектә "Мин компьютер өйрәнәм" дигән проект тормышка ашырыла. Өлкән яшьтәге азнакайлылар анда укытучылар ярдәмендә заман техникасы серләренә төшенәләр.
-
Азнакай укучылары бер гасырлык экспонатлар белән таныштылар
Азнакай 1 нче урта мәктәп укучылары Балалар иҗат үзәгендә урнашкан мәгариф музеенда Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Алар илебез һәм районыбыз тарихы турында күп мәгълүмат алдылар, гасырлык экспонатларны карадылар.
-
Азнакай спортчысы Илдар Харисов җиңел атлетика буенча Ачык Чемпионатта җиңү яулаган
(Азнакай, "Маяк") Казан Үзәк стадионының футбол һәм җиңел атлетика манежында ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Ачык Чемпионат узды. Азнакай районы вәкиле Илдар Харисов 200 метр һәм 400 метр дистанцияләрдә II урынны яулаган. Бу районыбыз спортчысының беренче генә җиңүе түгел >>> aznakaevo-rt.ru
-
Азнакай районы Сарлы авылы ветераны Иклимә Фәттәхованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
(Азнакай, "Маяк") Сарлыда гомер итүче Иклимә Кадыйр кызы Фәттәхова 90 яшен тутырды. Ветеранны юбилее белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов һәм барлык балалары, оныклары котлады. Тыл хезмәтчәне турында тулырак газетада укыгыз.
-
Азнакайда узган хоккей буенча республика турнирының нәтиҗәләре билгеле булды
Ноябрь башында өч көн дәвамында Азнакай шәһәренең Боз сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган егетләр арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда 5 команда көч сынашты: «Азнакай бөркетләре», «Чаллы-2», «Чаллы-3», Бөгелмәдән «Арслан» һәм Актаныштан «Лачын» командалары. «Азнакай бөркетләре» лаеклы 3 урынны яулады. «Чаллы-3» икенче урынга чыкты. «Чаллы-2» командасына бу турнирда тиңнәр...
-
Азнакай балалары Республика шигырь укучылар бәйгесе финалистлары булды
Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Азамат Арипов һәм 2 нче сыйныф укучысы Виолетта Сумина (җитәкчеләре Чулпан Хәбибуллина) Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында уздырылган республика конкурсы финалында уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында үтте.
-
Азнакай районы Кызыл Йолдыз авылында яшәүче Фәргыйдә апа Харисова 90 яшен тутырды
(Азнакай, "Маяк") Тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән димәссең, унтугыз яшьлек кызлар кебек ут уйнатып, тормыш дилбегәсен нык тотып яши ул. Олуг юбилее белән Фәргыйдә апа Харисованы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, Үчәлле авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина, балалары, оныклары, туганнары тәбрикләде. Героебызның үзенчәлекле язмышы һәм бүгенге кызыклы тормышы белән "Маяк" газетасыннан...