8 июнь 2016 яңалыклары
-
1 июльдән азнакайлыларның минималь хезмәт хакы күләме 21 процентка арта
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләмен, 21 процентка арттырып, 7,5 мең сум күләмендә билгеләү турында карар кабул иткәнен хәбәр итте. Ул депутатлардан тиешле законны тизрәк кабул итүләрен сорый, дип яза "Интерфакс".
-
Азнакайда “Сайлау хокукын белүчеләр” конкурсы үтте
Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп базасында яшь лидерлар арасында "Сайлау хокукын белүчеләр" район конкурсы үтте. Анда өчәр укучыдан торган команда белән 15 мәктәп катнашты. Беренче турда алар сайлау хокукы тарихы, илебездә сайлаулар буенча белемнәрен күрсәттеләр. Икенче турда "Референдум" дигән эшлекле уенда "көч" сынаштылар. Командаларның белеменә бәяне район һәм шәһәр территориаль...
-
Азнакай җитәкчеләре районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үрнәгендә #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә. Районыбызда аңа старт биреп, акция башында ук Әлмәттә яшәүче әнисен "Ватаным Татарстан" газетасына яздырган, бүген исә Азнакайда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән Тәкъзимә Шәнгәрәевага, Илгизә Хәкимовага татарча, Нәсих Шәкүровка русча "Маяк" газетасына подписка бүләк иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин үрнәгенә башка...
-
Азнакай Сабантуе 2016ның призерлары
Сабантуй - барыбыз тарафыннан да көтеп алынган бәйрәм. Берәүләр өчен ул табигать кочагында рәхәтләнеп ял итү, танышларын күреп сөйләшү булса, спортчыларга исә үз-үзләрен күрсәтергә тагын бер форсат туа. Газета укучыларыбыз соравы буенча бүген Азнакай шәһәр Сабан туе ярышларында җиңүчеләр белән таныштырабыз. Милли көрәш (яшүсмерләр) 30 килограмм авырлыкта Алмаз Гәрәев Линарис...
-
Азнакай җитәкчеләре районы башлыгы Марсель Шәйдуллин үрнәгендә #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә. Районыбызда аңа старт биреп, акция башында ук Әлмәттә яшәүче әнисен "Ватаным Татарстан" газетасына яздырган, бүген исә Азнакайда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән Тәкъзимә Шәнгәрәевага, Илгизә Хәкимовага татарча, Нәсих Шәкүровка русча "Маяк" газетасына подписка бүләк иткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин үрнәгенә башка...
-
Азнакайлылар, бәрәңге кортын горчица бетерә
Бер чиләк суга бер кап коры горчица, 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салып болгатабыз. Эремәне бәрәңге сабагына сиптерәбез. Колорадо коңгызы тиз арада үлеп бетә.
-
Азнакайда, гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган кичә узды
Без балаларыбызның шулкадәр дә талантлы, тырыш булуын белми дә йөргәнбез икән, диештек 4нче лицейның 3 А сыйныф укучылары белән балалар район китапханәсендә узган бик кызыклы очрашудан соң. Аны безгә сыйныф җитәкчесе Әлфия Рәхимҗанова һәм китапханә мөдире Дилә Шәрипова әзерләгән иде. Гаилә дуслыгы, бердәмлегенә, милли йолаларыбызны саклауга багышланган бу кичәдә балаларыбыз...
-
Азнакайлылар, уразада ялгыш ризык капсаң нишләргә һәм уразада вакытта нигә мунча керергә ярамый?
Мөселман өммәте уразага керде. Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында - Кадер кичәсен, көннәр арасында - җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә ун савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул җиде йөз һәм аннан да күбрәккә арта. Әлеге изге айда ашау-эчүдән генә түгел, начар сүзләр, гайбәт...
-
“Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең тарихы
1959 ел Октябрь аенда баш геолог Р.Ш.Мамлеев инициативасы белән катламнардагы басымны су ярдәмендә арттыру буенча союз күләмендә мәгънәгә ия эксперимент башлана. Уңай нәтиҗәләр алынып, алар Ромашкино ятмаларындагы бөтен мәйданнарны үзләштерүдә файдаланыла. Бу исә үзләштерүнең башында ук аз санлы скважиналар белән яхшы күләмдә нефть алу мөмкинлеге бирә. Скважиналарны капиталь ремонтлауда А-50...
-
Азнакайда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының күчмә утырышы узачак
Агымдагы елның март аеннан иҗтимагый совет гражданнар мөрәҗәгате белән эшен активлаштырды. Һәр атнаның сишәмбесендә 13.00-17.00 сәгатьләрдә район һәм шәһәр халкына консультацияләр бирелә. Шушы вакыт эчендә 16 гариза тикшерелеп, аларны хәл итү буенча мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, район Советына, район һәм шәһәр башкарма комитетларына, мәгариф идарәсенә, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларына җибәрелде....
-
Азнакай социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Россиядә социаль яклау хезмәткәрләре көне ел саен Россия Президенты Указы нигезендә 8 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өчен юкка гына әлеге көн сайланмаган.1701 елның 8 июнендә Петр I тарафыннан социаль яклауның дәүләт системасы буларак нигезен тәшкил иткән махсус Указ кабул ителгән булган. Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын...
-
Азнакайның шәфкать туташлары Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында җиңү яулады
Урта медицина фармацевт белгечләре арасында барган Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында Азнакай үзәк сырхауханәсенең физиотерапевт бүлеге шәфкать туташы Рәмзия Баһаутдинова "Иң яхшы шәфкать туташы" номинациясендә дипломант исемен алды, ә акушерлык бүлеге акушеры Дамира Мәрданшина "Һөнәргә тугрылык" номинациясендә 3нче урынны яулады. Безнекеләр булдыра!
-
Азнакайлыларны иҗат берләштерә
Безнең кечкенә шәһәрчегебез өчен дә әдәби-музыкаль кичәләр ят түгел. Атна саен җыйнак кына бер кофейныйда әдәбият-сәнгатькә гашыйк кешеләр җыела. Теләгән һәркем үзенең музыкаль уен коралында яраткан көен, җырын башкара, кемдер үзе язган шигырен, хикәясен укый. Шулай ук кинолар турында фикер алышу бара. Биредә җаныңа аваздаш җаннар белән аралашасың, сәләтеңне ачасың....