8 май 2015 яңалыклары
-
Бүген Актүбәдә бәйрәм!
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә бүген - 8 майда узды. Ул Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта бәйрәм концерты белән башланып китте. Аннан соң Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеяларын ачу тантанасы; парад, строй җырлары смотры; митинг; җиңел атлетика эстафетасы булды. Кичен исә актүбәлеләрне бәйрәм дискотекасы һәм...
-
Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк
3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга кадәр теркәлү...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты азнакайлылар белән очрашачак
Май аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкы белән очрашачак. 7-01-92 телефоны буенча депутат кабул итүенә алдан язылырга мөмкин.
-
Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
Әбүнәче көненә килегез! 14 һәм 21 май көннәрендә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 14 майдан 23 майга кадәр газетага язылучыларга 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Маяк"ка арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз.
-
Соңарган бүләк командирның кызына тапшырылды
28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 ветеранга, тыл фидакарьләренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. Шулай ук республиканың бер төркем данлыклы кешеләре фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 татарстанлы бүләк алды. Татарстанда сугышны...
-
Азнакайда 9 Майга Ленин һәм Нефтьчеләр урамнарын ябачаклар
Юлларда хәрәкәт чикләнә 9 май көнне шәһәрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар узу сәбәпле, 7.00-13.00 сәгатьләрдә Ленин, 7.00-11.00, 14.00-16.00 сәгатьләрдә Нефтьчеләр (Җиңү паркы, "Шифа" сәүдә үзәге) урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
-
Афиша: 9 майда Азнакай халкын кыр кухнясы, митинг, парад, зур концерт һәм бәйрәм салюты көтә
Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең барыгызны һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз. Программада: 9.00 - 10.00 сәгатьтә Җиңү паркын ачу (Нефтьчеләр ур.) 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сафларда Нефтьчеләр һәм Ленин урамнарыннан үтү; 11.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында тантаналы митинг; 14.00 сәгатьтә "Шифа" каршында Азнакай һәм Лениногорск...
-
Йөрәк түреннән чыккан шигырьләр
Азнакайның суы илһамлымы, монда һәр өч кешенең берсе я шагыйрь, я композитор, я җырчы. Китаплар киштәсенә тагын бер якташыбызның иҗат җимешләре җыентыгы өстәлде. Сукаеш авылында туып үскән, Таҗикстан якларында бәхет эзләп, аны урау юллар аша туган ягында - Азнакайда тапкан, гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган Сәрвәр Хәнипова...
-
Азнакайда Җиңү хөрмәтенә 7 нче мәктәп 70 төп миләш утыртты
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 7 нче мәктәп үзенең ветеран укытучыларын очрашуга чакырды. Укучылар "Сугыш чоры балалары - безнең укытучылар" дигән презентация әзерләделәр, хөрмәтле кунакларга җыр-бию бүләк иттеләр. Очрашу истәлеге итеп һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, чыгарылыш сыйныф укучылары ветеран укытучылар белән берлектә мәктәп ишегалдында 70 төп миләш утырттылар. Мул...
-
“Тылсым”нар тылсым тудыра
Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" театр студиясенә йөрүче балалар бер генә мәдәни чарадан да читтә калмыйлар, якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатын халыкка җиткерүдә зур өлеш кертәләр. "Яшь ТНВ" каналы оештыра торган "Без Тукай оныклары" тапшыруында да беренче елларын гына катнашмыйлар. Быел да 10 укучы республика телеканалы аша чыгыш ясый.