6 апрель 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Азнакайда Кино елын ачу тантанасы булачак
Районда нинди генә чара үткәрелмәсен, аларның төп бизәге булып сәнгать осталарының чыгышы тора. Мәдәният хезмәткәре иртәсен дә, кичен дә, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә армый-талмый халыкка хезмәттә. 7 апрельдә исә 10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узачак. Иң яхшы мәдәният хезмәктәрләрен...
-
Азнакайда янгын чыгуны махсус приборлар кисәтеп тора
Ул теләсә кайсы вакытта, теләсә кайда килеп керергә мөмкин. Шуңа күрә дә алдан ук куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Мәгълүм булганча, янгыннар күпчелек кеше йоклаган вакытта чыга. Чөнки бу чорда төтен, газ исен дә сизмибез. Менә монда безгә янгын чыганагы турында хәбәр бирүче махсус прибор ярдәмгә килә дә инде. Азнакай ирекле...
-
Гүзәлемгә өйләнгәч Салават Миннеханов “Доширак” ашый башлаган
Салават Миннеханов белән Гүзәлем «телепортация» сеансын уздыра. Бу эшкә үзләре генә түгел, ә Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Данир Сабиров, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зариповны да котырткан алар. 11 апрель көнне Казан филармониясендә узачак кичә алдыннан Салават белән Гүзәлемнең яшь гаилә буларак тәүге концертлары хакында сорашырга булдык. -...
-
«Бердәм Россия» партиясе юбилей чараларына кушылды
Билгеле булганча, быел Азнакай өчен зур юбилейлар елы: район оешуга - 85, «Азнакайнефть» идарәсенә - 60, Актүбә бистәсенә шулай ук 60 ел тула. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу истәлекле даталарга багышлап районда бик күп чаралар оештырыла. Алардан «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге...
-
Яңа прект - Азнакай гаиләләренең мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлгән
Әтиләр һәм балалар арасындагы проблемалар гомер бакый булган һәм аларны ничек хәл итәргә дип баш ватканнар. Районыбызда оешкан "Гармония" педагогик-психологик хезмәте тарафыннан "Ата-аналар университеты" дигән проект эшләнде. Ул нәкъ менә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга, тәрбия өлкәсендә ата-аналарны гамәли күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Бу психолог белән ата-ана арасында ике яклы элемтә урнаштырырга...
-
Азнакай педагогларының уңышлары сөендерә
Мәгариф идарәсендә тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогларның республика конкурслары лауреатын һәм финалчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Ул яшь буынны тәрбияләүдә педагогларның керткән өлешен югары бәяләп, аларга алга таба да уңышлар теләде. Бу өлкәдә һөнәри осталык бәйгеләре Казанда 28 марттан 2 апрельгә кадәр узды. «Елның сыныйф...
-
Азнакайда “Шартлы җәза үтәүче” операциясе узды
Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыкландыру, кабат җинаять кылуны булдырмау, эчке эшләр органнарында һәм җәза башкару инспекциясендә исәптә торучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, март аенда полиция һәм җинаять башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Шартлы җәза үтәүче" дип аталган оператив-профилактик операция үтте. Чара үткәрү барышында җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баручылар,...
-
Азнкайлылар – бокс ярышларының җиңүчеләре
Җәлилдә бокс буенча ярышлар узды. Анда Татарстан гына түгел, Башкортстан командалары да катнашты. Азнакай данын яклап чыгыш ясаган "Юбилейный" спорт мәктәбе укучылары Айдар Нургазиев һәм Галиев Ислам үз авырлык категорияләрендә беренче булса, Ислам Бәхтиев исә иң яхшы техника-тактик әзерлекле спортчы булып танылды.
-
Сак булыгыз! Азнакай районында котыру авыруы очрагы ачыкланды
Инде берничә еллар дәвамында районда җанварлар, терлекләр арасында котыру авыруы белән хәл торышы кискен тора. Быел бер мөгезле эре терлектә шундый авыру булуы ачыкланды. Шәһәр урамнарында хуҗасыз йөргән эт-песиләр дә бу чирнең чыганагы. Ә инде төп чыганак, әлбәттә, котырган төлкеләр. Аларның авылларда да, хәтта шәһәр урамнарында да йөрү очраклары бар,...
-
Азнакайда лицейчылар балы узды
Өченче ел рәттән шәһәребездә лицейчылар балы уза. Традиция буенча быел да ул укуда, сәнгатьтә, спортта югары уңышларга ирешкән укучыларны җыйды. Физика-математика юнәлешендә белем бирүче 4 нче лицейның бай тарихы һәм горурланырлык уңышлары бар. Биредә «Өстенлекле мәктәп» проекты тормышка ашырыла. Ул бик күп сәләтле балаларны олы тормыш юлына очырган. Район башкарма...
-
Азнакай авылында кыш беткәч кыш беткәч Кыш бабай нишләп йөргән?
Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил авылдашларны куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, олысы-кечесе килгән иде. Аны мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Озак та үтмәде, мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә һәм...
-
Азнакайда производство травмаларын булдырмас өчен ниләр эшлэнэ?
Производство травмаларын булдырмау, хезмәт куркынычсызлыгы - бүген әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге уңайдан координацион советның даими утырышлары узып тора. Кичә хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы затлар төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу өлкәдәге кимчелекләрне ачыклар өчен рейд белән чыктылар.һ
-
Азнакайда җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы да бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...
-
Азнакайга чын космонавтлар килде
Тарихта беренче тапкыр Азнакай җиренә чын космонавтлар аяк басты. Балалар иҗат үзәгендә Космонавтика көне һәм кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулга багышланган чара үтте. Очрашуда Россия геройлары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев үз тормыш юллары, очуларга әзерлек һәм ачык космоста гадәттән тыш хәлләр турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап...