5 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда Парклар һәм скверлар елына багышланган фестиваль узачак
Татарстанда 5-6 сентябрьдә парклар һәм скверлар көне үткәрелә. 5 сентябрьдә Азнакайның Яшьләр бакчасында, Ишкәев исемендәге балалар паркында, Җиңү паркында, шулай ук Актүбә бистәсендә Парклар һәм скверлар елына багышланган фестиваль узачак. Анда балалар өчен төрле уеннар, бәйгеләр, аттракционнар оештырыла. Футбол, шахмат, шашка, домино, йөгерү, гер күтәрү ярышлары җыр-бию, рәсем сәнгате дәресләре,...
-
Азнакайда “Бала – төп пассажир” декаднигы бара
Җирлегебездә "Бала - төп пассажир" декаднигы бара. Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары балаларны машинада махсус утыргычсыз йөртүчеләргә, балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләренә һәм үтәүләренә аеруча игътибарлы булачак.
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктылар. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 20 кеше ачыкланды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 4, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән 2 кеше җаваплылыкка тартылды. Исерек хәлдә руль артына утырып чыгучы да җавап тотудан котыла алмады. Шоферга җәзаны суд...
-
Азнакай табиблары – башкалада
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, Казандагы "Корстон" комплексында тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды. Анда урта һәм кече бизнес, сәламәтлек саклау, белем бирү, ТРның дини даирә, яшьләр һәм яшьләр оешмалары, урман хуҗалыгы, экология хезмәте вәкилләре, хокук саклау, прокуратура, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә, энергетика, газ һәм...
-
Азнакайда халык җыеннары дәвам итә
Менә дүртенче ел рәттән районда халык җыеннары үткәрелеп килә, бу инде матур бер йолага әверелде. Ишегалды, авыл бәйрәмнәре, хезмәт коллективларында очрашуларны халык көтеп ала. Район җитәкчеләре белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, үзара аңлашу, уртак максатларны барлау да һәм инде эшчәнлеккә йомгак ясау, әлбәттә, бер-берең белән күрешү, аралашу, бергәләп ял итү...