5 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Үз сәламәтлегеңне кайгырту – Исламнының төп нигезе” шигаре астында семинар үтте..
Шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә барган семинарны яшь мөслимәләрнең "Иман" үзәге оештырды. Аның эшен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачты. Аннары республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин гаиләдә һәм балалар тәрбияләүдә ислам кануннары турында вәгазь сөйләде. Медицина фәннәре докторы, КГМАның онкология кафедрасы доценты, табиб эндокринолог Зинаида Афанасьева яман шеш авырулары, начар...
-
Азнакайның яшь туристлары көч сынашты
Балалар иҗат үзәгенең туристик, төбәкне өйрәнү бүлеге районыбыз укучыларының 44нче туристик слетын үткәрде. Ул 30 майдан 1 июньгә кадәр Алферовка авылы янәшәсендә оештырылды. Слет барышында укучылар җәяүле турист сукмакларыннан үтте, тирә-якта ориентлашырга өйрәнде, табигать белемнәрен киңәйттеләр, туган якның байлыгын ачтылар, гүзәллеген хозур кылдылар... Анда барлыгы 10 команда составында 90лап укучы...
-
Азнакайда “Игътибар, балалар!” акциясе бара
Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасының беренче этабы үтә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана. Мәгариф учреждениеләре һәм сәламәтләндерү...
-
Азнакайлылар, якташ рәссамыбыз иҗатын бәялик!
"Татнефть" берләшмәсе үз хезмәткәрләре һәм эшләмәүче пенсионерлары арасыннда иҗади бәйге игълан иткән иде. Аның кысаларында сәнгать эшләренең күчмә күргәзмәсе 3 июньдә шәһәребезнең 1нче мәктәбендә үтә. Күргәзмәдә якташ рәссамыбыз В.Маторинның эшләре куелган. Теләге булган һәркем аны яклап тавыш бирә ала.
-
Азнакай муниципаль район башлыгы, Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабан туе белән котлады
Хөрмәтле азнакайлылыр, бәйрәмебез кунаклары! Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына...