4 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Радик Юльякшин вакытлыча автомобильләр юучы булган
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Elvin Grey тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Башкортстан Республикасының атказанган җырчысы Радик Юльякшин тамашачыларга "Роза" клибы премьерасын тәкъдим итте, дип яза "Башинформ". Җырчы бу хитны күптән башкара һәм тулы заллар җыя. Әмма клипны әле генә чыгарырга булган. Режиссер сценарие буенча Радик Юльякшин - автомобильләр юа, яратканын тәэмин...
-
Азнакай герчеләре Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелегендә 8 призлы урын яулаган
(Азнакай, "Маяк") Урыссуда гер күтәрү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Азнакай шәһәре «Юбилейный» спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары - Җәмил Шакиров) әлеге чарада 8 призлы урын яулаган. Үз авырлыкларында Булат Зарипов һәм Дмитрий Петровичка тиңнәр булмаган - алар I урында. Икенчелекне Альберт Бәхтиев, Айдар Җәббаров, Рамил Нуриәхмәтов һәм...
-
Азнакайда Халыклар бердәмлеге көнен зурлап бәйрәм иттеләр
Бүген Азнакайда Халыклар бердәмлеге көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Хәзерге көндә ул дәүләтебезнең мөһим бәйрәмнәренең берсе санала. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек, бердәмлекне чагылдыра. Шул уңайдан бүген "Шифа" сәүдә үзәге мәйданында Азнакай районы милләт диаспоралары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бертуктаусыз кар явып торса да, сәүдә эше бүген дә гөрләде. Халыкара бердәмлек...
-
Азнакай районының Урсай авылында Мират Гыйләҗетдиновка истәлекле такта ачылды
Азнакай районының Урсай авылында Гыйләҗетдинов Мират Гыйләҗетдин улына истәлекле такта ачылды. (Азнакай, "Маяк", Энҗе Галәветдинова) Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин, Мират ага үзе, аның авылдашлары, хезмәттәшләре, балалары катнашты. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Хөрмәтле райондашлар! Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы мак- сатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Районыбызда да төрле...