4 июль 2015 яңалыклары
-
Сез “Маяк”ны нинди максатларда кулланасыз? Бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Газетабыз үзенең юбилеен каршылаганда без, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Газета укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы" газета" дип аталган бәйге игълан итәбез. Сез "Маяк"ны нинди максатларда кулланасыз? Фантазияләрне эшкә җигеп, әйдәгез, конкурста катнашырга ашыгыгыз. Тудырылган могҗизаны фотога төшереп җибәреп тә, эшләрне редакциянең үзенә алып килеп тә...
-
Йортка газ керерме?
"Сарлы авыл Советына караган Бүләк авылы, Яшьләр урамы, 1 нче йортта яшәүче Миннегөл Рахманованың өендә газ да, су да юк. Аның беренче группа инвалид малае да бар. Баллонлы газдан файдаланалар. Ярдәм итегез!", - дип яза пенсионер Зиннур Рахманов редакция почтасына юллаган хатында. Тиешле чаралар күрү һәм җавап сорап әлеге хатларны...
-
Бүген Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үтәчәк
Азнакай диюгә аның җырларда җырланган, тарихларга уелган мәгърур Чатыр тавы күз алдына килеп баса. Әлеге табигать һәйкәленең даны торган саен ераккарак тарала бара. Менә биш ел рәттән биредә "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. Быел ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Бүген, 4 июльдә Чатыр тау Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән,...