3 август 2015 яңалыклары
-
Азнакайда коммуналчылар бәйрәм итте
Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә сокланып туймаслык. Яшәгән йортларыбы да җылы һәм якты, һәрдаим суы, газы килеп тора. Төзелеш, халыкка тудырылган уңайлыклар буенча якын-тирә шәһәрләр арасында Азнакай республикада югары рейтингта бара. Боларның барысы да районыбыз коммуналчыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Кояшлы, матур ял көнендә табигать кочагында алар гаиләләре белән зур бәйрәм оештырдылар....
-
Узган атнада Азнакайда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Эчке эшләр бүлегенең оператив мәгълуматларына караганда, узган атнада 14 юл-транспорт хәрәкәте вакыйгасы теркәлгән, һәлак булучылар юк, 3 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Законнар катгыйлануга карамастан, эчкән килеш руль артына утыручылар һаман да очрап тора (3 очрак).
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...