3 апрель 2017 яңалыклары
-
Альбина Әхмәтова халыкара конкурста лауреат булды
Санкт-Петербургта "Петербург язы" дигән халыкара конкурс узды. Анда Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Альбина Әхмәтова (укытучысы Римма Лебедева) "Музыкаль әдәбият" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
-
Азнакай укучылары экстремизмга каршы торырга өйрәнәләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәктә кейс форматында "Тынычлык территориясе" республикакүләм түгәрәк өстәле узды. Анда район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе, терроризмга каршы комиссия секретаре Руслан Дәүләтшин, шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Дилүс Җамалетдинов, эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе хезмәткәре Дмитрий Коваленко Азнакай укучылары...
-
Көлке су кебек акты
Көлке көне бер генә календарьда да юк, әмма аны төрле илләрдә бик яратып билгеләп узалар. "Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчесендә дә юмор кичәсе кызыклы узды. Шаян җырлар, мәзәкләр су кебек акты, биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар шаянлыкка осталыкта көчләрен сынаштылар. Аннан соң халкыбызның милли уеннарын уйнап, җырлап-биеп, күңел ачтылар. Әмира Гәрәева
-
Азнакай инвалидлар җәмгыятендә яңа җитәкче. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөмкинлекләре чикле кешеләрнең актив тормыш алып баруларын, спортта, мәдәнияттә матур казанышларга ирешүләрен билгеләп үтте. Инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге буенча Гөлнара Хәбибуллина хисап тотты. Ул җәмгыятьнең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.
-
Сөт чишмәсен баетучы уңган кызлар. “Марс” хуҗалыгы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай балалар иҗтимагый хәрәкәтләре лидерлары Дәүләт Думасы депутатлары белән очраштылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәктә балалар иҗтимагый хәрәкәтләре лидерлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Зиннуров, Равил Хөснуллин һәм "Яшь Гвардия"нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Динар Бариев белән очраштылар. Кунаклар районда яшьләр белән эшнең югары дәрәҗәдә алып барылуын, буш вакытларын файдалы үткәрү өчен яшь буынга мөмкинлекләр җитәрлек булуын билгеләп уздылар. Аларны аеруча спорт сарайларының...
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Фазлыева Нәсимә Рәсим кызын туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Тормыштан тәм һәм ямь табып, яңадан-яңа куанычлар, уңышлар белән, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма. Иң изге теләкләр белән "Маяк" газетасы...
-
Әкиятләр Азнакай сабыйларын табигатьне сакларга өйрәтә
Төбәкне өйрәнү музеенда Экология елына һәм Халыкара театр көненә багышланган чара узды. "Айсылу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр якташ язучыбыз Гариф Галиевнең "Аю агачлар белән сөйләшә" исемле әсәре буенча эшләнгән курчак спектаклен карадылар. Әлеге әкият геройлары табигатьне сакларга, агачларны сындырмаска, җәнлекләрне рәнҗетмәскә чакыра. Соңыннан балалар үзләре дә курчаклар белән спектакль уйнап, сәхнә...
-
Синоптиклар көн дәвамында һава температурасының түбән төшәчәге турында җиткерде
Кичкә таба республикада -8, төнге сәгатьләрдә урыны белән -18 градуска кадәр суытачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле саклана. Көндезге...