3 февраль 2018 яңалыклары
-
Азнакай районы имамнары Татшуганга җыелып сөйләште
Азнакай районы авыллары имамнары, җитәкчеләр Татшуган авылында булып, анда халыкның һәм иҗтимагый оешламаларның бердәм эшләү үрнәген өйрәнделәр. - Мәчет - һәр авылның яшәү учагы ул. Дин, урындагы хакимият вәкилләре, мәгариф учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш, чөнки аларны уртак максат берләштерә. Ул - яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү, - диде район башлыгы очрашу...
-
Азнакайның тыл ветераны Әхнәф Арслановны 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакайда яшәүче тыл ветераны Әхнәф Арсланов үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, УАД җитәкчесе Равил Гинатуллин, хезмәттәшләре, социаль яклау бүлегеннән килгән вәкилләр, балалары, туганнары котлады.
-
Азнакай шәһәрендә зәркән сәнгате буенча мастер-класс узды
Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класс үтте. Үзәк белгече Гүзәл Тимбакова кызларны беләзек ясарга өйрәтте. Лента һәм төймәләрдән алар алтыннан да затлырак бизәнгеч иҗат итте.
-
Азнакайда тыл ветераны Рәйсә Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакайда яшәүче тыл ветераны Рәйсә Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Азнакайда яшәүче сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган ветераныбыз Рәйсә Мирзаһит кызы Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район җитәкчелегенең, азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде.