1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Законсыз пропискага алганнар
Азнакай прокуратурасы тарафыннан районда миграция закончалыкларының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында Балтач авылындагы бер шәхси йортта 10 чит ил гражданының пропискага алынуы мәгълүм булды. Алар бу йортта беркайчан да яшәмәгәннәр һәм яшәмиләр дә. Бу миграция турындагы Федераль закончалыкларны тупас бозу булып исәпләнә. Прокурор тикшерүе буенча материаллар Россия ЭЭМ бүлегенә җибәрелде һәм...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакай игенчеләренең 9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып аласылары калды
Азнакай игенчеләренең 9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны суктырып аласылары калды. Барлыгы 113,1 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 23,2 центнер чыга.
-
Бу елда Азнакай районында 29 янгын булган
Бу елда Азнакай районында 29 янгын булган. Анда ике кеше үлгән. Ут белән саксыз эш итү, балалар шаяруы, төзек булмаган электр җиһазлары һәм транспорт чараларыннан файдалану - ут чыгуга китергән сәбәпләр.
-
Азнакайлылар сабыйларына аеруча Самира һәм Радмир дигән исемнәрне яратып кушканнар
ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, август аенда районда барлыгы 62 бала туган (узган ел - 71). Аларның 34е - кыз, 28е - малай. Азнакайлылар сабыйларына аеруча Самира һәм Радмир дигән исемнәрне яратып кушканнар. Иллария, Мелина, Сагдиана дигән ят исемнәр кушучылар да булган.
-
Азнакай районында ишек алды бәйрәмнәре гөрли
Шәһәрдә һәм авылларда ишек алды бәйрәмнәре гөрли. Август азагында Чалпы авыл җирлегендә дә җыр-бию, уеннар һәм район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләүләр белән үрелгән шундый матур чара узды. Бәйрәмгә якын-тирә авыллардан, ерак калалардан бик күп кунаклар җыелды. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
-
Кай арада җәй үткән, укырга вакыт җиткән!
Һәй, бу җәйнең кыскалыклары! Әле генә соңгы кыңгырау чыңлаган иде, календарьда инде 1 сентябрь дә җиткән! Каникулларга ничек очынып таралышкан булсалар, укучылар Белем көненә дә шулай ашкынып килде. Өч ай буена таныш стеналар да, укытучылар да, сыйныфташлар да бик сагындырган. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә исә 1 сентябрь аеруча тантаналы төстә...
-
Туган көннәре белән котлыйбыз!
СЕНТЯБРЬ Галимов Азат Гарафутдинович Бывший начальник отдела культуры 01.09.1947г. Давлетов Ильдус Наубатович Помощник Главы Азнакаевского муниципального района РТ 02.09.1974г. Каримов Фанус Раисович КФХ Каримов Ф.Р. 02.09.1968г. Галиев Фоат Галимович Бывший руководитель отдела Роснедвижимости 02.09.1946г. Хасанов Назыйф Нилович депутат Азнакаевского районного Совета, глава Агерзинского сельского поселения 03.09.1969г. Галиева Эльвира Сайлуновна начальник...
-
Хуҗин Атлас Шамил улына 1 сентябрьдә 60 яшь тула
Гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, Мәдәният йортының тальянчылар халык ансамблен җитәкләүче Хуҗин Атлас Шамил улына 1 сентябрьдә 60 яшь тула. Алтын көзнең үзе төсле көләч, шат күңелле, тальян моңнары белән күңелләрне җилкендерүче хөрмәтле коллегабызны күркәм юбилее белән ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, тигезлек, балалар игелеген, оныклар бәхетен күреп, озын-озак гомер...
-
Азнакайның иҗтимагый оешмалары форумга җыелачак
Сүз дә юк, дәүләтнең, җәмгыятьнең динамик үсешендә, социаль - сәяси тотрыклылыкта гражданлык институтларының роле бәхәссез. Чөнки нәкъ менә иҗтимагый оешмалар халык белән власть арасын төп бәйләүче чылбыр булып тора. Районыбызда бүгенге көндә шундый 70кә якын оешма эшләп килә. Алар арасында: сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионерлар сафларын берләштергән ветераннар, әфган, чечен...