1 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайның бер төркем шәфкать ияләре Татарстан хөкүмәте бүләкләренә ия булды
Бөтенроссия һөнәри бәйгедә катнашып, республика этабында уңышлар яулаган районыбызның бер төркем шәфкать ияләре Татарстан хөкүмәте бүләкләренә ия булды. "Иң яхшы шәфкать туташы", "Иң яхшы акушер", "Иң яхшы өлкән шәфкать туташы" номинацияләрендә 2 нче урынны яулаган Лилия Газизуллинага, Гөлназ Сәмигуллинага, Оксана Лотфуллинага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы дипломнары тапшырылды.
-
Азнакай районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте
Хәбәр ителгәнчә, 29 июнь көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Аларда халык зур активлык күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре белән газетабызның 2 нче һәм 3 нче битләреннән таныша аласыз. Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан Шулай ук Азнакай районының авыл халкының узара салым җыю буенча референдумнарга мөнәсәбәте турында да укыгыз.
-
Актүбә бистәсендә 9 миллион 900 мең сумга юл төзекләндерү эшләре тәмамланды
Районыбызда халыкка уңай көнкүреш шартлары тудыру өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Подрядчы - "Татнефтедор" җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсе тарафыннан Актүбә бистәсендә Чулпан, Девон, Радужная, Пушкин урамнарында 9 млн 900 мең сумга юл төзекләндерү эшләре тәмамланды. М-800 вак таш-ком катнашмасы белән түшәлгән юллар бик яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Актүбәлеләр...
-
Азнакайда 22 халык җыены узды
Азнакай районы җитәкчелеге һәм хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие вәкилләренең халык белән очрашып, көнкүреш шартлары белән танышып, булган проблемалар турында фикер алышуы матур традициягә әйләнде. Ямьле җәй айларында ишегалды бәйрәмнәре дә күңелле уза. Шәһәребездә 22 халык җыены уздырылып, барлыгы 150 дән артык сорау-тәкъдим кергән. Аларның һәр соравы игътибарга алынып, тиешле чаралар күреләчәк....
-
Азнакайда 9 балалар бакчасында ремонт эшләре башкарыла
Быел җәен районыбызда 9 балалар бакчасында ремонт эшләре башкарыла. Аларның алтысы - шәһәрдә, берсе - Актүбә бистәсендә, Тымытык һәм Урсай авыл бакчаларында. Нәниләр "йорты"ның тәрәзәләре алыштырылып, түбәләре ябылачак. "Татнефть" ААҖ тарафыннан балалар бакчаларын ремонтлау максатында 25 млн акча бүленеп бирелгән. Шулай ук укыгыз: Бу җәйдә Азнакайда 4 мәктәп һәм 9...
-
Азнакайда профилактик исәптә 63 гаилә исәптә тора
Районда актуаль проблемаларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү тора. Кызганычка каршы, җирлегебездә социаль-куркыныч халәттә булучы балалар шактый. Бүген балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 76 бала исәптә тора. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерде. Авыр яшүсмерләр белән эшләү, хокук бозучылар белән профилактик чаралар...
-
Азнакайда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына йомгак ясалды
Мәгълүм булганча, 20 майдан 26 июньгә кадәр чорда республикада, шул исәптән районыбызда 26 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә әзерлек кысаларында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы барды. Дүшәмбе көнне наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында аңа йомгак ясалды. Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды....