Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

“Маяк” Гашыйклар көненә бәйге игълан итә

​​​​​​​Гашыйклар көне кыш суыгында йөрәкләргә җылы өстәп, күңелләребезне алгысытып ала. Бу чорда яшь-җилкенчәк бер-беренә бүләк-сюрпризлар ясап мәш килсә, өлкәнрәкләр, тәгаен, хәтерләрен яңарталардыр.

Әйдәгез, без дә хөрмәтле газета укучыларыбыз, беразга гына дөнья мәшәкатьләреннән аерылып, Гашыйклар көне уңаеннан бәйгедә катнашып алыйк. Бер-берегезгә мәхәббәт чагылган иң шәп фотосүрәтләрне “Конкурска” дигән тамга белән 10 февральгә кадәр, исем-фамилиягезне, элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтеп, azmayak@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Бер катнашучыдан бары бер генә фотосүрәт кабул ителә. Катнашучыларның яше 18 дән өстә булырга тиеш.

Фотосүрәтләр Инстаграмда aznakaevo_rt.ru битенә куела барачак. Конкурска йомгак 11 февральдә ясала.

Иң күп лайк җыйган фотосүрәт җиңүче дип табыла һәм аны редакциядән приз көтә.

Конкурсның положениесе белән aznakaevo-rt.ru сайтында таныша аласыз.

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев