Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Тыл ветераны Әнвәр Маннаповның яшь буынга әйтер сүзе бар

Әнвәр Маннап улы Маннаповның  бала чагы, үсмер еллары авыр, дәһшәтле сугыш чорына туры килеп, аны да иртәли сыный, чыныктыра.

Өлкәннәр белән тормыш арбасына җигелеп, колхозның бөтен төр эшенә йөри: кырда эшли, молотилкада салам тарттыра, көлтә биреп тора, элеваторга ашлык та ташый. Җиде сыйныфны тәмамлагач та шул бригадада тагын 3 ел ал-ял белми хезмәт куя.

 Бөек Ватан сугышы афәт-авырлыкларын үз җилкәсендә үткәргән ветеранның күңел халәте шигъри юллар булып үрелә:

    ...Яшүсмерләр җилкәсенә

       Калды бөтен авыр эш.

      Кайсы ура, кайсы утый,

      Кайсы ашлык җилгәрә.

      Тырышмыйча гына булмый,

      Икмәк кирәк, икмәк кирәк,

      Икмәк кирәк илкәйгә! 

    Кыр эшендә шау-гөр килеп

    Эшли япь-яшь малайлар,

    Көне-төне йөреп атта

    Ашлык ташый бабайлар:

   Икмәк кирәк, икмәк кирәк,

   Икмәк кирәк фронтка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев