Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Мәлбагыш авылы урамнарыннан Үлемсез полк үтте

Мәлбагыш авыл җирлегендә бәйрәмнәрне һәрчак бердәм оештыралар.

Бөек Җиңү бәйрәмен дә алар киң колач белән үткәрделәр. 

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнашты. Авыл халкын бәйрәм белән котлап, ул һәрбарчасына сәламәтлек, иминлек теләде. 

Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантананың иң кадерле кунаклары тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш сугыш чоры балалары булды. Алар өчен матур концерт программасы да әзерләнгән иде.

Бу көнне олысы-кечесе – барысы бердәм булып Түбән Якый авылыннан Мәлбагыш авылына кадәр «Үлемсез полк»сафында атлап, Ватан сугышчыларын данладылар.

- Бу көн – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә. Бүгенге чара алар рухына дога булып барып ирешсен иде. Авылдашларыма ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын, - ди авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев