Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайның  1 нче мәктәбендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучылары һәм укучылары үзләренең ветеран укытучыларын һәм биредә эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен бәйрәмгә җыйдылар. 

Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты барысының да күңеленә хуш килде. 

Өлкәннәр өчен мул чәй табыны да әзерләнгән иде. Биредә алар истәлекләрен яңарттылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. 

– Мин үзем – 1 нче мәктәп укучысы. Ул безнең өчен хезмәт мәктәбе дә булды. Шунда эшләргә өйрәндек, районыбызның лаеклы ул-кызлары булып үстек. Очрашуда ветеран-укытучыларның шат йөзен күрү – безнең өчен дә зур сөенеч булды, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев