Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” проектына йомгак ясалды

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында “Мәрхәмәт” хатын-кызлар җирле берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы узды.

Анда “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” республика социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды.

Әлеге проектка ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан ике ел элек старт бирелгән иде. Җирле берләшмә җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Роза Галеева үз чыгышында проект нигезендә  Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы булган хатын-кызлар турында күләмле материал тупланып, аларның муниципаль һәм республика архивларына тапшырылуын, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, якташларыбызның батырлыгын, фидакарь хезмәтен мәңгеләштерү максатларында проект-тикшеренү эшләре башкарылуын, бик күп төрле чаралар, акцияләр уздырылуын билгеләп узды.

Марсель Шәйдуллин әлеге күләмле эшне башкаруда көч куйган барлык коллективларга, иҗтимагый оешмаларга рәхмәтен белдерде һәм аны дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

“Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе “Татарстан  Республикасының атказанган хатын-кызлары” дигән яңа проект игълан итә. Орден-медальләр һәм башка югары дәүләт бүләкләренә ия булган хатын-кызлар турында мәгълүмат туплана башлаячак.

Проектның беренче этабы бүгеннән башлап 2023 елның 8 маенда кадәр, икенче этабы 2024 елның 8 мартына кадәр дәвам итәчәк. Барлык хезмәт коллективларына, авыл җирлекләренә бу проектка караган Россия һәм Татарстан бүләкләре исемлеге җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев