Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Татшуган авылында Бөек Җиңу бәйрәмен билгеләделәр.

Бүген халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Вакытлар узган саен, бу шанлы елларның ачы хатирәләре ныграк  яңара сыман.

Бүген халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Вакытлар узган саен, бу шанлы елларның ачы хатирәләре ныграк  яңара сыман.Короновирус белән бәйле тыюлар вакытында бу бигрәк тә нык сизелде.

Хәтта оныклар, онык балалары үз бабалары, әбиләре турында истәлекләрне барладылар, яңа мәгълүматлар тупладылар, алар белән горурлануын социаль челтәрләр аша да белдерделәр. Бу акцияне  Татшуган мәктәбе башлангыч класс укучылары башлап җибәргән иде. Аны өлкәннәр күтәреп алды. Чын  мәгънәсендә  патриотик рухтагы  эстафета булды ул.

Әлеге дәһшәтле сугышта Татшуган авылыннан 232 кеше катанашкан. Кызганычка каршы бары 76 авылдашыбызга  гына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Авылны, колхозны таркатмыйча, үзләре ач-ялангач көе, фронт өчен ашлык җитештергән әбиләребезнең , апаларыбызның фидакарьлеген онытырга мөмкин түгел. Бүген авылыбызның  бердәнбер  ветераны Шайхрамов Габдулла абый – безнең горурлыгыбыз, шул елларның тере шаһиты.

Авыл уртасында чәчәкләргә күмелеп утыручы бик матур һәйкәл бар. Анда Бөек Җиңүне якынайткан  бабаларыбызның исемнәре уелган. Һәйкәл – Татшуган халкы өчен бик изге урын. Бүген  авыл  башлыгы Гөлсинә Мияссарова җитәкчелегендә һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды. Авыл башлыгы Татшуган   халкына бәйрәм котлавын видео язма аша җиткерде. Тәбрикләвендә  Гөлсинә Мияссарова сугышта катнашкан барлык ветераннарны искә алды,    Бөек Ватан сугышы ветераны  Шайхрамов Габдулла абыйга, сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә   батырлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен  тирән рәхмәтен белдерде.  Район җитәкчелегеннән килгән Фәрхәт Шайхулов  Азнакай район башлыгы Марсель Шайдуллинның бәйрәм котлавын җиткерде. Сугышта һәлак булган, якты дөньядан китеп барган авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Татшуган авылынын башлангыч мэктэбе укучысы Ясмина Сибгатуллинанын ижади эше

Публикация от Азнакаево Онлайн - сиди дома! (@aznakaevo_rt.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев