Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Татшуган авылында Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр

Татшуган авылы халкы 76 нчы Җиңү язын каршылады.

Дәхшәтле еллар күптән узган булса да, тирән ярасы мәңгелек, киләчәк буын өчен гыйбрәт һәм сабак булып тора.

Татшуган авылыннан да Бөек Ватан сугышында 232 кеше катнашкан. Шуларның ни бары 76 сы гына исән-сау авылына әйләнеп кайта. Колхоз эшен үз җилкәләрендә алып барган тыл хезмәтчәннәренең  фидакарьлеген онытырга мөмкин түгел. Авылның  бүгенге көндә бердәнбер исән-сау булган ветераны Шайхрамов Габдулла абый – сугышның, фронттагы хәлләрнең тере шаһиты, авылның горурлыгы. 
Бәйрәмне авыл имамы Равил хәзрәт Дәүләтов изге догалары белән башланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары әлеге чара уңаеннан концерт әзерләгән. Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов, ветераннар Советы җитәкчесе Идиятуллин Әхсән, район җитәкчелегеннән  килгән вәкил  Фәрхәт Шәйхулов  Татшуган   авылы халкын бәйрәм белән тәбрикләп, ветераннарга изге теләкләрен, сугыш елларында башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Җитәкчеләр Татшуган авылының хезмәт ветераны Ахмадишина Ләмига апага Азнакай районының 90 еллыгы уңаеннан әзерләнгән медаль тапшырдылар. Авыл халкы һәм укучылар клуб буендагы Бөек Җиңү һәйкәлен чәчкәләргә кумде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев