Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Татарстанда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе старт алды

Күкрәк билгеләрен сатудан кергән акчалар ветераннарыбызга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

Республикада һәр елны үткәрелә торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе быел онлайн үткәрелә. Ул Хәтер һәм дан елына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.

Әлеге хәйрия акциясенең максаты - оешмалар аша истәлекле значокларны сату.

Аларны сатудан кергән акчалар ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. 

Билгеләрне гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. Пандемия нәтиҗәсендә кертелгән чикләүләр бетерелгәннән соң алар җәмәгать урыннарында, Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда таратылачак.

Значокларны сатып алу өчен акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтына кереп карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев