Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

“Маяк” үзенең тыл ветеранын хөрмәтләде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек барганда Азнакай районы басмасы “Маяк” газетасы да үзенең ветераннарын барлый.

Сугышка кадәр редактор дилбегәсен тарткан, журналист булып эшләгән, аннан соң фронтка китеп зур батырлыклар кылган, тыныч тормышка кайткач та газетада җиң сызганып хезмәт куйган элеккеге легендар коллегаларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз. Музеебыздагы алар турында материалларны тулыландырабыз.

Быел 89 яшен тутырачак арабызда булган бердәнбер тыл ветераны, хезмәт һәм матбугат ветераны Энҗе Әхмәт кызы Вәлиеваны газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тантаналы төстә үзе өенә барып котлады, коллективның ихлас теләкләрен җиткерде. Ветеран белән алар элеккеге еллар хәтирәләрен барладылар. Газетаның 90 еллык юбилее уңаеннан кадерле ветераныбызның искә алырлык вакыйгалары шактый иде.

–Мин “Маяк” газетасына эшкә 1969 елның ахырында килдем. Ул чакта редакция Төзүчеләр урамы, 12 адресы буенча, иске баракта (хәзер бу урында Пенсия фонды идарәсе) урнашкан иде, – дип сөйләде ул. Газетаның баш мөхәррире – Ибраһим Дәүләтшин. Аның биремнәрен үтәп, “тикшерү”не уңышлы гына уздым. Мине тәрҗемәче итеп алдылар. Әлегәчә тәрҗемә эшләрен Хәйдәр Хәлимуллин үзе генә башкарган була. Шулай итеп мин иҗат дөньясына чумдым.

Башка баракта урнашкан типография коллективы белән дус, тату, бер коллектив булып яшәдек. Коллективта политукулар даими үткәрелеп килде. Моны, график нигезендә, редакция хезмәткәрләре алып барды. Бөтен бәйрәмнәребез, истәлекле очрашулар бергә үтте. Хуҗалыкларга кыр эшләрендә, терлек азыгы әзерләүдә дә ярдәмгә гел барып тордык.

“Маяк” газетасы редакциясе каршында бүген дә тезелешеп үсеп утырган юкә-чыршыларны 1973 елның көзендә утырттык. Аларны күргән саен шул еллар искә төшә. Бердәм эшләдек, матур яшәдек.

Җитәкчеләр хезмәтебезне күрә, бәяли белә иде. Әхәт Хаҗиевичнең “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесен бирүе, Ясир Хөснетдинов редактор булгач “Хезмәт ветераны” билгесен тагуы, Гәүһәр Шәймәрданованың бүләкләр тапшыруы әле дә күз алдымда торган мизгелләр...

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев