Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Җиңү гөрли Азнакайда

Быелгы Җиңү бәйрәмен барыбыз да аерым бер алгысын дулкынлану белән көтеп алдык.

 Күрәсең, узган елны пандемия чикләүләре аркасында аны зурлап үткәрә алмауның йогынтысы да иде бу.
 Шәһәребезнең Юбилейный стадионы бәйрәм бизәкләренә күмелгән. Әлбәттә, аның иң күркәм бизәге кадерле ветераннарыбыз - Ватанны фашистлардан азат итү өчен көрәшкән фронтовиклар, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары иде. 
Стадиондагы халык алдыннан тантаналы шартларда хәрби парад узды. Аннары бәйрәм сугыш чоры чагылган җыр- биюләр, тамашалар белән дәвам итте.
 Бер үк вакытта балалар өчен уеннар, мастер-класслар барды. Бәйрәм истәлеген фотозонада мәңгеләштерү мөмкинлеге дә бар иде. 
 Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнакайлыларга бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Ил-көннәргә иминлек теләп күктә ап-ак шарлар очты. Сәхнәдән үзешчәннәребезнең сугыш чоры җырлары яңгырады.
Җиңү тантанасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев