Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Фронтовичка, оптимистка...

Сугыш белән хатын-кыз берничек тә тәңгәл килә алмаса да, Мария 1943 елда фронтка алына. 

Урта медицина хезмәткәре буларак хәрби бурыч үтәүдән битәр, ул яу кырына үз теләге белән ашкына. 8 балалы гаиләдә бер-берсе өчен үлә язып торган туганнар арасында үскән, ике абыйсы сугышта һәлак булган кызның бу ашкынуын аңларга була. Ул өченче Белоруссия фронты госпиталендә хезмәт итә. Хәрби гаскәрләр белән Германиянең Бартенштейн шәһәренә кадәр барып җитә. Аннары инде Төньяк Кореяга җибәрелә. Анда ул фронтовик егет Федор Рыбалко белән таныша. Гаилә корып, Иркутск өлкәсенә кайталар. Федор Степанович нефть тармагында эшли. Татарстанда нефть чыгару башлангач, аны Азнакайга эшкә җибәрәләр. Гаиләсе белән шушында килеп урнаша.  Шулай итеп, Азнакай аларның икенче туган җиренә әверелә. Мария Федоровна 1нче балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаша. Аларның тату, бәхетле гаиләсендә бер-бер артлы туып, 4 бала үсә. 65 ел (!) тигез гомер итәләр. Фронтовик Федор Степанович 2013 елда бакыйлыкка күчә.

 Мария Федоровна берүзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел: балалары, оныклары һәрчак хәлен белешеп, ярдәм итеп, аны кайгыртып торалар. 8 оныгы, 9 оныкчыгы да дәү әбиләре янына җыела.

–Күз тимәсен, һаман да җитез, гел хәрәкәттә, үз сыегызда Сез, Мария Федоровна, шулай тормыштан тәм табып, балалар, оныкларыгызның кадерлесе булып арабызда әле тагы да озак еллар яшәргә язсын! – дип сугыш ветеранына изге теләкләрен, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлауларын ирештерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев