Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Десантчы узган фронт юллары

Миргазиян Гаделшин сугышның беренче көненнән алып ахырынача катнашып, илгә Җиңү яулаган солдатларның берсе.

Уразай авылы егете армия сафларына 1940 елда китә. Ватан сугышы башлангач, радистлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ә аннары инде икенче класслы белгечне өлкән сержант дәрәҗәсендә һава-десант гаскәрләренә билгелиләр. Аның фронт юллары Чехославакия, Венгрия, Австриягәчә дәвам итә. Җиңү хәбәрен ул Венада чакта ишетә. Хәрби батырлыклары өчен күпсанлы бүләкләргә лаек була. Десантчы өчен “Батырлык өчен” медале арада аеруча кадерлесе.

Илгә Җиңү яулангач та аның өчен хәрби хезмәт тагын ел ярым дәвам итә әле. Туган якларына 1947 елда гына кайтып керә. Бер елдан соң өйләнеп тә куя. Бәхетле гаиләдә бер-бер артлы 3 бала туа.  Миргазиян ага Гаделшин гомере буена халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында шофер булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев