Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышында һәлак булган тагын бер якташыбыз истәлеге Азнакайга кайтты

    75 нче Җиңү язын каршыласак та, әле һаман Бөек Ватан сугышының кайтавазы тынмый.

    Эзтабарлар илебез азатлыгы өчен башларын салган солдатларның җәсәдләрен табып, аларның медальоннары яки башка шәхси әйберләре буенча исемнәрен ачыклап, туган якларына хәбәр итәләр.

    Азнакайда менә егерме еллап сугышта һәлак булган якташларын эзләү белән шөгыльләнүче Фирдәүс Исламов бүген төбәкне өйрәнү музеена авылдашы, Югары Стәрледән Миннеголов Миннеәхмәт Миңнулла улының медальон язуы белән каска тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: