Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Батыр бабабыз белән горурланабыз

Минем бабам Сөнәгатов Шәйдулла 1911 елда Азнакай районының Югары Стәрле авылында туган.

Ул фронтка 1941 елның 22 июлендә Хабаровск өлкәсе, Комсомольск районы хәрби комиссариатыннан алына. Беренче Украина фронтында 7 нче гвардия атлы дивизиядә хезмәт итә. Бабам гвардия рядовой, разведчик була. Ул атларны бик оста дагалагач, бу эшне аңа йөклиләр. Аның эшен яхшы башкаруы нәтиҗәсендә разведвзводтагы атлар хәрби заданиегә һәрчак әзер тора.

Берчак шулай, 1944 елның 13 сентябрендә, аланда атлар дагалаганда, ул калкулыктан якындагы авылга таба дошман солдатларының төшеп баруын күреп ала. Аларны күзәтеп барып, кораллары урнашкан урынны ачыклый. Үзенең частенә кайтырга чыкканда аны күреп алып, ут ачалар. Бабам тоташ яуган пулялар астыннан исән-имин чыгып, кайтып, часть командирына күргәннәрен сөйләп бирә. Ул җиткергән мәгълүмат командирлар өчен бик кыйммәтле, кирәкле мәгълүмат була. Үз-үзен аямыйча әнә шундый батырлык кылган өчен бабам Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан исән-имин әйләнеп кайтып, ул гомере буе туган авылында яши, Мичурин исемендәге колхозда тимерче булып эшли.

Мин бабамның үзен күрмәсәм дә, аның батырлыгы белән чиксез горурланам. Җиңү көне якынлашканда без Шәйдулла бабам турындагы истәлекләрне яңартабыз, изге Рамазан аенда аның рухы алдында баш иеп, догалар кылабыз.

Оныкчыгы – 1 нче мәктәп укучысы Ислам Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев