Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайның 90 яшьлек тыл ветераны күзлек кимичә дә “Маяк”ның һәр санын укып чыга

90 яшьлек тыл ветеранын гомер бәйрәме белән Азнакай районы Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин котлады.

Тымытык авылында, тугайлары җәйрәп яткан Ык буенда, кечкенәдән әти-әнисе кул арасына кереп, эшкә нык булып үсә Зәрия. Җиде балалы ишле гаиләдә башкача мөмкин дә түгел.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл советы рәисе вазифасындагы 43 яшьлек әтиләре фронтка китә. Кечкенәләре әле бишектә генә, баш бала Зәрия туганнарын бу авыр елларда исән калдыруда әнисенең төп терәк-таянычы була.


- Әле дә сыерыбыз бар иде. Җиде бала шуның сөте белән җан асрадык, - ди ул елларның ачлык-ялангачлыгын искә төшереп.


Зәрия колхозның бер эшеннән дә калмый. Ул чактагы яшь-җилкенчәк җилкәсенә төшкән авырлыкларны сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Гаиләнең олы бәхетенә, әтиләренә яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Районның җаваплы тармакларында җитәкче урыннарда эшләп, аны үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә фронтовик Гыйздәт Ситдыйков.

Сугыштан соңгы елларда Зәрия дә чордашлары белән торф чыгаруга китә. Аннан кайткач май заводында, Урсай мәктәбендә хисапчы булып эшли. Райпода өч бертуган - Зәрия, Лена, Руза озак еллар намуслы хезмәт куялар.

Бүгенге көндә тыл ветераны оныгы Эльвира һәм кияве Ленар гаиләсендә, алар аны: "Безнең йорт йозагы", - дип зур кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр.


- Әле дә әбиебез бар, дип Ходайга рәхмәт укыйм, - ди Эльвира. - Эштән кайтуыма бәрәңге дә әрчеп куя, мин өлгерә алмаганда, керләрне дә чыгарып элә... Бер дә тик торганы юк. Күзлек кимичә дә "Маяк"ның һәр санын укып чыга, аны көтеп ала.


Соңгы сүзләре күңелгә аерата сары май булып ятты. Әле дә тормышыбызның яме, безгә үрнәк тә, ярдәмче-киңәшче дә булган менә шундый әбиләребез бар!

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 90 яшьлек тыл ветераны күзлек кимичә дә “Маяк”ның һәр санын укып чыга